«Әйтәсе рәхмәтләрем соңлады…»

Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара баглынышлар институтында 20 елдан артык тарихка ия, бүген дә актив эшләп килә торган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров җитәкчелек иткән “Мизгел” студентлар театры, традицияләргә тугры калып ел ахырында яңа бер премьера – Нәбирә Гыйматдинованың “Икебезгә дә авыр” повесте буенча сәхнәләштерелгән “Әйтәсе рәхмәтләрем соңлады…” дигән спектакль тәкъдим итте.

Спектакльдә вакыйга илебез тарихындагы кара чор – дин белән көрәш заманында башлана. Тамаша мәчет манарасын кисү һәм авыл мулласы Хәбирнең зур каршылык күрсәтеп манарага кул күтәргән кешене атып үтерү күренешләрен күрсәтүдән башланып китә. Спектакльдәге төенләнеш тә нәкъ шуннан гыйбарәт. Әлеге вакыйгадан соң Хәбир мулла өеннән алып чыгып төрмәгә илткәнче дип авыл читендәге мәгарәгә кача, ә авыл халкы аны шәһәргә китеп Мәрҗани мәчетендә икән дип сөйли. Озак вакыт Хәбирнең хатыны Бибинур кызы Зәмзәмиягә әтисенең кайда икәнен белгертми. Әмма көннәрдән бер көнне сер чишелә. Төнлә әнисе белән мәгарәгә Зәмзәмия дә ияреп бара. Җинаять булганнан соң Зәмзәмиягә караш та үзгәрә. Мәктәптә дә аңа үтерүче мулла кызы дип мыскыллыйлар. Әмма ул бирешми. Кызны 2 егет яратып йөри. Шуларның берсе – Вәгыйзь. Ул Зәмзәмияне яратам дип йөрсә дә моңа чын күңеленнән инанып бетми, кыюлык җитми. Инде соңында әтисе мәгарәдә үлеп ятканда Зәмзәмиянең ялваруларына да карамастан, Хәбир мулланы алып менешергә булышмый. Ә менә мулла әтисен атса да, Зәки Зәмзәмиягә үч тотмый. Ләкин Зәмзәмия аны кабул итә алмый, һәрдаим үзеннән тибәрә. Зәки – тормышта үз позициясе, үз юлы, әйтер сүзе булган ир-ат. Ул абыйлары Ибрай һәм Фәррахтан нык аерылып тора – аның уенда мулла кызы Зәмзәмиядән үч алу нияте дә юк…

Зәмзәмия тормышындагы әлеге кара тап аны гомере буе озата килә. Кыз Арча педучилищесын тәмамлый, белем ала. Спектакльдәге вакыйгалар ил тарихындагы аяныч сәхифәләр бер гаилә тарихы аша бирелә. Әсәрне Марсель Җаббаровның шәкерте, “Мизгел” театрыннан үсеп чыккан режиссер Фәнүзә Габдрахманова сәхнәләштергән.

“Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрен кечкенәдән яратып укыйм. Әлеге әсәрне сәхнәләштерергә теләк барлыгын Марсель абыйга белдергәч, ул хуплап “Икебезгә дә авыр” повестен тәкъдим итте. Җәй буе укып, хыялланып шундый сәхнә әсәре туды. Бу әсәр миңа бик ошый. Чөнки анда дин турында, иманы ныклы, кыйбласына туры булган кешеләр генә тормышта барысына да ирешәчәге турында сүз бара. Имансызлык нәрсәгә китерә, эчкечелек, бәгырьсезлек каян килеп чыкканлыгы ассызыклана” – диде ул безгә.

Әсәр үзе повесть жанрында язылган. Фәнүзә Габдрахманова белдерүенчә, инсценировка ясаганда мөмкин кадәр автор – Нәбирә Гыйматдинованың стилен, тел, диалекталь мишәр сөйләме үзенчәлекләрен, саклап калырга тырышканнар. Актерларны режиссер институтта һәрдаим үтеп торган чаралар барышында, дәрестә күзәтүе нәтиҗәсендә сайлаган икән.

“Мине Фәнүзә апа чакырды һәм Зәмзәмия ролен тәкъдим итте. Миңа әлеге чакыру зур дәрәҗә кебек булды. Ышанып чакырганнары өчен рәхмәт. Башта куркытты. Мәктәп елларында гына спектакльләрдә катнаша идем. Минем героиням – бик төрле: аның күңелендә саф мәхәббәт тә бар, ачу хисләре дә чыга. Ул – тетрәндергеч язмышлы хатын. Аңа бөтен әйбер авырлыклар аша килгән. Ләкин авырлыкларга бирешмәгән. Шушы рольне эшләгәндә үз тормышымдагы вакыйгаларны башымда “әйләндереп” үземә якынайтырга тырыштым,” – ди төп рольләрнең берсен – Зәмзәмияне башкарган артистка,      Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты магистры Гүзәл Галиева.

Зәки ролен өченче курс студенты Фаил Баһаветдинов уйнады. “Бу роль миңа Зәкинең ярата белүе аркасында якын. Шушы рольне башкарганда мин тормыштабулган җылы хисләр белән чагыштырам һәм җиңел килеп чыга. Образга керегә бигрәк тә Фәнүзә Хайдаровна һәм Марсель абыйның ярдәме зур булды”, — диде ул. Әлеге роль Фаилнең беренче җимеше генә. Ә менә 4 нче курс студенты Ришат Миңнемуллин өчен Вәгыйзь роле беренчесе генә түгел. “Әлеге спектакль яшьләр тормышын чагылдыра. Мәхәббәтнең ни кадәр авыр, шатлыклы да сөенечле дә хәл икәнен белдертә – шуның белән истә калачак, — ди ул. – Героем үз яратуын турыдан-туры әйтми. Сөйгәнен үз кайгыртуы, гамәлләре аша белгертә килә, ул – юаш. Бу әсәр белән башта ук таныш идем, куячагыбызны белгәч тагын укыдым. Ничек буласын, хәрәкәтләрне уйлап, төшенеп. Ярты елдан артык вакыт китте әзерлек өчен. Әср һәрчак башта булды – тулай торакка кайтсам да, кайда гына барсам да. Хәтта моннан соң да яшәрбез дип уйлыйм мин,” – диде Ришат.

Әсәрнең авторы Нәбирә Гыйматдинова әлеге премьерага махсус атап килгән. “Казанда яшәгәч бөтен театрларга йөрергә, премьераларны карарга тырышабыз. Бигрәк тә өлкән артистлар күңелебезгә якын. Ә менә бу “Мизгел” студентлар театры минем “Икебезгә дә авыр” дигән әсәрне сәхнәләштерәләр дигәч, моңарчы күрелмәгән сөенечләр кичердем. Яшьләр укымый, әдәбияттан ераклаша дигәнннең капма-каршысы бит бу. Сөенечле хәл димичә булмый! Димәк, синең әсәреңне укыйлар, өйрәнәләр, сәхнәгә дә меңгезәләр бу язучы өчен бик зур бәхет. Мин, әлбәттә, бөтен эшемне ташлап моңарга күптән әзерләнәм. Марсель Җаббаров инде 1 ай элек әйтеп куйды: “Бер кайда да китә күрмәгез, студентлар сезнең әсәрне уйный,” —  дип. Мин хәтта дус кызларымны да алып килдем. Курку дигән әйбер юк. Мин ышанам. Чөнки “Мизгел” –  студентлар театры арасында беренче урынны алып тора. Алар күпме районнарда, авылларда булды. Анда да беләләр аларны,” – диде ул.

Язучы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәбирә Гыйматдинова әйтүенчә, әсәр моннан 30 ел чамасы элек язылган булуга карамастан, яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, әхлак, ул вакытта бик яңарыш алмаса да дин мәсьәләләре дә бүген дә актуаль яңгырый. Әсәрдәге баш каһарманнар да яшьләр. Спектакль яшьләр өчен шуның белән дә якын.