Кәҗәгә – кәбестә, ә студентка стипендия кирәк…

Интернет челтәрендә йөргәндә, менә шундый кызыклы мәгълүматка тап булдым әле. Түбәндәге диаграммадан төрле нәтиҗәләргә килдем. Бакалаврда укучылар арасында иң күп стипендия КАИ студенлары ала, аларның 5гә укучыларына Татарстандагы иң зур стипендия 3000 сум бирелә. Ә башка югары уку йортларында укучы студентларга нишләргә? КДМУ студентларына бөтенләй дә стипендия 1340 сум гына билгеләнгән. Ә КФУ алтын урталыкта тибрәлә. Монда укучы студентларның стипендия күләме 1590 сум. Әмма студент бу акча белән ничек яши ала? Транспортка түләргә, китап-дәфтәр алырга кирәк. Күңелле ял итәсе, кызыклы эш белән дә шөгыльләнәсе, тәмле иттереп ашыйсы да килә бит әле! Стипендияне күтәрәбез дип өметләндерүчесе дә юк. Кая барырга? Кемдер әти-әни булышыр, дияр, кемдер эшләргә кирәк, ди. Моннан тагын меңләгән сорау туа. Нинди эш? Кайда эшләргә? Аннары минем укырга вакытым каламы соң? Ә мин авылга — әти-әнием яныма кайта аламмы соң? Шулай да, студентларның укырга вакыты күбрәк калсын өчен, стипендияне арттырсалар яхшырак булыр иде.

Залия Арсланова