Кәгазьдән чәчәкләр «үстереп» буламы?

Күп кенә яшьләрнең яшерен талантлары студент чакта гына ачыла башлый. Кемдер җырларга өйрәнә, кемнеңдер шигырь язу таланты бар икәне ачыклана. Ә менә  КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының 4 курс студенты Фәнзия Нуруллина чәчәк «үстерү» белән шөгыльләнә икән. Миңа калса, әлеге эшне дә чын талант дип әйтеп була.

Фәнзия роза чәчәкләрен  кәгазьдән ясый.  «Чәчәкләрне ясарга авыр түгел, тик сабырлык һәм вакыт таләп итә торган эш ул. Мин аны хобби итеп кабул итәм, беренче тапкыр интернетта күргәч кызыгып киттем һәм үзем дә ясап карарга булдым,» — дип башлады сүзен Фәнзия.

KxyKS6oOhsI

Оригами (кәгазьдән вак-төякләр ясау) Япониядә барлыкка килә. Япон теленнән «Оригами» сүзе «бөкләнгән кәгазь» дип тәрҗемә ителә. Япония халкы беренчеләрдән булып кәгазьдән төрле бизәнү әйберләре ясау ысулын уйлап чыгарган.

Чыннан да, бүгенге көндә кәгазьдән ясалган чәчәкләр интернетта һәм, гомумән, яшьләр  арасында популярлашып бара. Мин дә кызыксынып, чәчәкләр ясау процессын күзәтеп тордым.Чәчәк сырланган (гофрированный) кәгазьдән ясала. Бер чәчәк ясауга 1-2 минут чамасы вакыт китә икән. Вакытын әрәмгә үткәрмичә, актив тормыш алып бара торганнардан Фәнзия. Чәчәкләр ясау белән шөгыльләнгәннән тыш ул шигырьләр яза, укуда да калышмый. «Журналистика бүлегендә укуым белән мин горурлана алам. Монда уку миңа күп мөмкинлекләр ачты: төрле  шәхесләр белән аралашу,тәҗрибә туплау. Кечкенәдән үк татар китапларын укыйм, шигырьләр язам. Татар телен камил белсәм дә, һаман үсештә мин. Шуның өчен дә нәкъ тә татар журналистикасын сайладым,» — дип бүлеште Фәнзия үз фикерләре белән.  «Талантлы кеше – бар яктан да таланталы» дип юкка гына әйтмәгән халык. Фәнзия турында да шулай дип әйтеп була.

VznHJGnIKJw

Илүзә ГАЛИМҖАНОВА.

Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты