Көннәр нигә салкын?

Салкын июльләр 12-13 ел саен күзәтелә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгында матбугат конференциясендә КФУның атмосфера метеорологиясе, климатологиясе һәм экология кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтте.

“Июльдә һава басымы түбән булды. Көнбатыш Европа челләдән интегә, ә безнең территориядә салкынча һава күзәтелә. Фронтларда контрастлар зур, циклоннар пәйда булып тора, һәм алар безнең якка килә. Хәзер һава торышы депрессиясе барлыкка килде. Ул әле безнең территориядән тиз генә китмәячәк. Безнең хәл түзәрлек, без көньяк перифериядә. Салкынның төп аномалиясе төньяк-көнбатышта”, – диде профессор.

Аның сүзләренчә, иң салкын июль 1894 елда булган. Ул вакытта уртача айлык температура 17 градус тәшкил иткән. “Салкын июльләр 12-13 ел саен күзәтелә. 1986, 2006 елларда да июльләр салкын килде”, – диде. Иң эссе июль 2010 елда теркәлгәнен әйтте.

Юрий Переведенцев һәр территориянең үз үзенчәлекләре булуын, бездә 2010 елның июлендә максималь температура 39,6 градус булып теркәлгәнен һәм ул шуннан югарырак була да алмавын әйтте. Көнбатыш Европада исә температура 43 градуска кадәр җиткән.

Быел сентябрь аенда көннәр шактый җылы булуы ихтимал. Җәй салкынча булгач, белгечләр сентябрьгә өмет баглый.

“Бөтен өмет сентябрьгә. Россия Гидрометеорология үзәге хезмәткәрләре белән сөйләштем. Алар да сентябрьгә, әбиләр чуагына өмет баглый”, – ди профессор.

Аның сүзләренчә, гадәттә, сентябрь аенда температура майдан түбәнрәк санала – 11-12 градус тирәсе. Явым-төшем дә 40 мм тирәсе, ләкин бу уртача климатик норма. “Без шулай фаразлый алабыз: кышкы айлар, май һәм июньдә һава температурасы нормадан югарырак булды. Еллык температура ул тотрыклырак. Башка айларда температура югарырак булса, кайдадыр компенсация була”, – ди Переведенцев.

Ул Көнбатыш Европа илләрендә температура 40 градустан артык булуын, анда да рекорд күзәтелүен әйтте. “Әлегә һава торышында кискен борылыш көтелми, ул очракта Көнбатыш Европада, Себердә дә яңгырлар явар иде”, – диде.

Юрий Переведенцев августның беренче ун көне салкынча торачагын әйтте. Уртача тәүлеклек температура хәзер 20-21 градус тәшкил итә, аномалия 4-5 градус, хәтта җиде градуска җитәргә мөмкин. Россия Гидрометцентр фаразлары буенча, августта эссе көннәр дә булачак. 2010 елда бу вакытта температура 39 градуска кадәр күтәрелгән булган.

Июньдә уртача температура климатик нормадан 1,9 градуска югары булган, явым-төшем җитмәгән. Июльдә һава басымы түбән, уртача айлык температура күпьеллык нормадан 1,5-2 градуска түбән, ләкин 80 мм тирәсе явым-төшем яуган. Июль азагында температура кисәк кенә төште. Бу вакытта мондый һава 10-13 елга бер теркәлә. Быелгы җәйгә салкын һәм җылы һава торышы дулкыннары алмашып торуы хас.

Фото: https://ptoday.ru/blog/holodnyj-ijul-v-2019-godu-pochemu-holodno-letom-2019/