Күпме гариза тапшырылган?

2 нче июльнең иртәсенә абитуриентлар Казан федераль университетының кабул итү комиссиясенә белем алу турында 700 дән артык оригинал документ тапшырганнар. Бу турыда Казан федераль университеты кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Олег Бодров хәбәр иткән. 

Абитуриентларның шулай күпләп килә башлавы әле узган атна ахырында гына мәктәп чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестлар тапшырулар белән бәйле.

«Бүгенгә Казан федераль университетына бюджет өчен 486, ә түләп уку өчен 227 оригинал тапшырылды».

КФУның кабул итү комиссиясенә барлыгы бюджетка — 4335, ә контрактка — 3166 гариза кабул ителгән.

Бюджетка оригинал кабул итеп алган институтлар арасында лидер — КФУның Психология һәм белем бирү институты. Аннан соң Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты. Биредә бюджет өчен дип оригинал тапшыручылар саны — 55. Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында — 52. КФУга документ тапшыручылар арасында уртача БДИ баллы — 65,98. Филиалларны исәпкә алмаганда — 72,77 балл.

Хәзерге вакытта кабул итү комиссиясендә абитуриентларның беренче дулкыны. Мондый ситуация 10 нчы июльгә кадәр дәвам итәр дип фаразлана. Документларны кабул итү комиссиясе 26 нчы июльгә кадәр эшлиячәк. Димәк, икенче дулкын бу датага 10 көн кала башланыр дип көтелә.

Быел КФУның кабул итү комиссиясен 2 бинада — УНИКСта һәм 2 нче уку корпусында урнаштыру чиратларны сизелерлек киметте. Башка елларны килешүләр бүлегенә һәм компьютерларга чират иде. Быел бу хәл күзәтелми.

Быел Казан федераль университетына 5392 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу Татарстан вузларына бирелгән урыннарның өчтән бере.

Быел 2 меңгә якын чит ил абитуриенты Казан университеты булыр дип көтелә. «Буду студентом» системасында БДБ илләреннән инде 3929 абитуриент теркәлү узган. Аларның 2401 е — тестны узган. БДБ илләреннән 402 абитуриент гаризаларын тапшырганнар һәм 67 кеше документ оригиналларын китергәннәр яки почта буенча җибәргәннәр.

Чит ил абитуриентлары арасында традиция буенча Үзбәкстаннан килүчеләр. Алар 183 гариза тапшырганнар, 2 меңнән артык кеше тест үткән. Аннан соң Казахстан (176 гариза), Таҗикстан (26), Әзебайҗан (13).