«Кәрәз клуб» татар язучыларының яңа образын тудырды

«Без гаджетлар заманында яшибез. Телефонны кулга алу белән, беренче булып фотосурәт алгы планга килеп баса. Димәк, алар безнең тормышта мөһим роль уйныйлар».

Кәрәз клубының чираттагы күргәзмәсен фото-курс җитәкчесе Раилә Хаялиева шундый сүзләр белән ачып җибәрде. 2018 елның 20 май аенда ТР Язучылар берлеге бинасында башланып киткән курс 20 июньгә кадәр дәвам иткән. Аны 2014 елда фотографлар Энҗе Садыйкова һәм Сәйдә  Мөхәммәтҗанова оештырган иде. Ә төп темасы – Әдәби портрет дип аталды. Курска йөрүчеләр татар әдәбиятының күренекле шәхесләре белән очрашып кына калмыйча, аларны үзенчәлекле итеп фотосурәткә дә төшерделәр. Фотога төшерүгә тотынганчы, иң беренче чиратта, аның иҗатын өйрәнеп, күз алдында язучы якки шагыйрьнең образын китереп, курсның исеменә туры килгән – әдәби портрет «ясау» иде. Ә фото-модельләр буларак, Йолдыз Миңнуллина, Данил Салихов, Рәмис Аймәт, Эльмира Җәлилова, Илсөяр Ихсанова, Ленар Шәех, Рүзәл Мөхәммәтшин, Рабит Батулла, Разил Вәлиев, Ләбиб Лерон һәм аның гаиләсе сайланды. Алар әлеге проектның асылына бит тиз төшенделәр, фотографларның һәр кушканын үтәп, төрле образларга керделәр. Бигрәк тә шагыйрь Рәмис Аймәт белән кызык булды: көн салкын булуына карамастан, яланаяк суга да керде, сәфәргә чыккан мосафир кебек чемоданнар белән дә төште. Кыскасы, фотографларның һәр әйткәнен тыңлады, каршы килмәде. Ә драматург Данил Салиховны үзенең бүлмәсендә чынаяк чәй белән төшерделәр. Фотографларның бәхетенәме – яңгырлы көн туры килде. Данил Салихов: «Сез яңгыр тавышын да төшерегез» — дип шаяртып та алды. Җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев Милли китапхнә «герое» булып төште. Ул, әлбәттә, китапханә тарихын сөйләмичә калмады. Кыскасы, һәр шәхес тә фотографларга гади булып ачылдылар. «Без китаптан укып белгән җитди авторлар шундый гади дә була ала икән бит!» — дип фотографлар үзләре дә аптырап куйды.  Шуңа күрә дәресләр бик җиңел үттеләр. Тагын бер файдалы ягы – курста катнашучылар профессионал фотографлардан дәрес алдылар, фотоаппарат белән эшләргә өйрәнделәр. Нәтиҗә исә – фотокүргәзмәдә ачыкланды. Беренче күргәзмә Tat Cult Fest чарасы кысаларында узса, 24 апрель көнне КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә үтте. Җиденче кәрәз клубының күргәзмәсе Раилә Хаялиеваның канатлы фикере белән тәмамланды:

«Татар шагыйрьләре һәм язучыларының китапларында каен янында басып төшкән фотоларын еш күрәбез. Ә безнең аларны башкача күрсәтәсе килде. Шуңа күрә без аларның иҗатларын өйрәндек, образ тудырдык. Киләчәктә без төшергән фотосурәтләр китап битләренә урын алыр дип ышанабыз.»

Рәфидә Галимҗанова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: «Татар-информ» МА