Нигәдер кинәт кенә исемә килеп төште әле: мәктәпне бетереп, чыгарылыш кичәсендә классташларыбызны кочаклый – кочаклый: «Без бит аерылмыйбыз, без бит күрешәчәкбез. Исеңдәме, сыйныф белән җыелып спектакль карарга Казанга бара идек, шул вакытларны, әй күңелле була иде бит. Башкалабызда яши башлагач, без атна саен күрешеп торырбыз әле, бөтен Казанны аркылыдан буйлыга айкарбыз!» – дия -дия бер-беребезне әлеге аерылу мизгелендә юаткан идек (әлеге сүзләр шул юату стадиясендә генә калды да). Киләчәктә шушы кешеләрдән дә якын, кадерле, ышанычлы дуслар тапмабыз кебек тоела иде үзебезгә.
Нәкъ шундый уйлар белән, укырга керү хакында боерык көтә-көтә энә кылында бөтен җәеңне уздырып килгән соң, сине әниләрең, кулыңа киемнәреңне, табагыңны, кәстрүлеңне һәм зур капчык бәрәңге тоттырып, тулай торакта яшәргә калдырып китәләр. Ә анда, бүлмәңдә, нәкъ синең кебек үк тагын берничә «кишер яфрагы» утыра әле. Шул вакытларда күңел каядыр читкә ашкына: тизрәк барлык әйберләреңне калдырып, танышлар, туганнар, классташлар янына китәсе килә, ләкин иртәме-соңмы бу чабып йөрүләр ардырачак, һәм сиңа барыбер бергә яшәгән кешеләрең белән уртак тел табарга туры киләчәк. Әлбәттә, баштарак бу бик кыен була, чөнки син алардан бөтенләй аерыласың: башка максатларга омтыласың, дөньяга бөтенләй башкача карыйсың, башкача фикерлисең – соңгы чиктә, син токмач пешергәндә башта суган, аннары гына кишер кыздырасың… Ләкин, нәрсәсе хикмәтле, сыйныфташларың белән 11 ел буе тозегән дәрәҗәдәге дуслыкны, син әлеге кешеләр белән бик кыска вакытта, берничә айда булдырасың. Бергә сессия диңгезен ерып чыгу да, бергәләп «необитаемый островтан» котылуга тиң бит. Әлеге иң зур сынауны җилкәгә-җилкә куеп ерып чыккан кешең, чын дуска әверелми, кемгә әверелә алсын тагын?! Шуңа күрә, хәзер үк дусларыгыз, группадашларыгыз янына барыгыз да, аларны кочаклап, ничек кадерле икәннәрен әйтеп: «Әле дә ярый син бар бәхетемә, әле дә ярый син бар дөньяда», — дип җырлап, кәефләрен күтәрегез. Бумеранг үзегезгә әйләнеп кайтыр микән?