Көзге чакырылыш нинди булачак?

2018 елгы язгы чакырылыш барышында КФУны тәмамлаучылар арасыннан 34 кеше чакырылган иде.

Сергей Погодин искәртеп узганча, 1 октябрьдә Россия Федерациясендә көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Алдагы кампанияләр белән чагыштырганда, хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарның вакыты һәм яше үзгәрешсез кала. Чакырылыш яшендәгеләр хәрби хезмәткә яраклылык дәрәҗәсен билгеләүче медкомиссиягә повестка алачаклар. Татарстан хәрби комиссары сүзләренә караганда, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2018 елның октябрь-декабрь айларында Россиядә хәрби хезмәткә 1991-2000 елларда туган 132,5 мең граждан чакырыла.

Бүген Казанда узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин хәбәр иткәнчә, гаскәрләргә 3,5 меңгә якын егет озатылырга тиеш.

Элеккегечә хәрби хезмәткә 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге ир-атлар чакырылырга тиеш. Хезмәт итү срогы да үзгәрешсез кала-бер ел.

Сергей Погодин хәбәр иткәнчә, көзге чакырылыш кампаниясе барышында Татарстанның чакырылыш комиссияләренә якынча 18 мең кеше чакырылырга тиеш. Шул ук вакытта 3,5 меңгә якын егет (коры җир гаскәрләренә – 39 процент, Һава-космик көчләргә – 16 процент, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә – 11, хәрби-диңгез флотына – 10 процент) гаскәрләргә озатылырга тиеш.

КФУның Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенә Казан федераль университетының мобилизацион әзерлек һәм хәрби исәпкә алу бүлеге башлыгы Евгений Челноков аңлатып узганча, 2018 елгы язгы чакырылыш барышында КФУ чыгарылыш сыйныф укучылары арасыннан 34 кеше чакырылган. Шуларның дүртесе — фәнни роталарга, шул исәптән өчесе — «Эра» хәрби технополисына хезмәт итүгә җибәрелгән.

Сергей Погодин сүзләре буенча, чакырылырга тиешле һәм югары яки урта махсус белемле гражданнар чакырылыш буенча хезмәт үтмичә контракт буенча хәрби хезмәткә керергә хокуклы.

«Алар ике ел хезмәт итәләр. Әмма шул ук вакытта аларның хезмәт шартлары кызыклырак, — дип ышандырды ул. — Контракт буенча хәрби хезмәткәрләр акча алалар, хезмәт торагы, түләүле ял, бушлай туклану, әйберләр белән тәэмин итү хокукына ия.

Татарстан Республикасы хәрби комиссары Россия буенча барлыгы 12 фәнни рота формалашуы турында сөйләде.

«Аларда төрле фәнни-гамәли юнәлешләр буенча сайлап алу бара. Физика, математика, электроника өйрәнү буенча яхшы күрсәткечләргә ия булган укучылар бу роталарга сайлап алына. Быел якынча 6 кешене сайлап алдык инде. Процесс үсә бара», — дип билгеләп үтте Сергей Погодин.

Иртәгә республика «Патриот» спорт-патриотик һәм армиягә кадәр яшьләрне әзерләү үзәгендә Казан федераль университеты студентлары арасында «Армиядә бер көн » хәрби-патриотик уен узачак. Проектта Казан университеты институтларының һәм юридик факультетының 150 беренче курс студенты катнашачак. Чараның төп максаты булып хәрби хезмәткә кадәр әзерлек һәм Ватанны саклауга әзерлек тора.

Диана Садретдинова әзерләде. Фото: «Татар-Информ» МА.