Күзләрегезне саклагыз!

Бу дөньяның гүзәллеген күрә алу – зур бәхет. Әлеге бәхетне кешегә күзләр бирә. Шуңа да аларны сакларга, кайгыртырга кирәк. Соңгы вакытларда күз табибына йөрүче өлкәннәрне генә түгел, студентларны да, балаларын җитәкләп килгән әти-әниләрне дә еш очратырга мөмкин.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, соңгы елларда халык арасында күзләренең күрү сәләте начараю еш күзәтелә. Бүгенге көндә сәламәтлеккә кагылышлы мөһим проблемаларның берсе – яшь буынның күрү сәләте бозылу проблемасы.

Моның сәбәбе нәрсәдә соң, дигәндә, белгечләр соңгы елларда күзләргә йөкләмәнең зур булуын билгеләп үтә. Бу, әлбәттә, заманча технологияләрнең алга китүе белән аңлатыла. Аеруча студентлар һәм мәктәп укучылары күзләрен планшет, телефон, компьютер экраннарыннан аермый диярлек. Шулай ук телевизор, компьютер экраннары да күзләргә начар тәэсир итә ди белгечләр.

Студентлар һәм мәктәп укучылары арасында еш очрый торган күрү сәләте начарайганны билгеләүче медицина терминнары:

– Близорукость – ерактан күрмәү,

– Дальнозоркость – якыннан күрмәү,

– Астигматизм – якыннан да, ерактан да начар күрү.

Нишләргә соң, күзләрне ничек саклап калырга? Белгечләр туклану рационына игътибар итәргә киңәш итә. Организмга кирәкле барлык витамин һәм микроэлементлар керергә тиеш һәм шулар арасында күзләр өчен иң мөһиме – лютеин. Әлеге пигмент кишер, кабак, йомырка, яшел борчак һәм башкаларда бар, әмма аны кирәкле күләмдә кабул итәр өчен, мәсәлән, көн саен 1 килограмм кишер ашарга кирәк. Шуңа күрә дә махсус препаратлар кулланырга туры килә. Кыскасы, бүгенге заманда күзләргә зур игътибар таләп ителә.

Күзләрне ял иттерүче тагын берничә күнегүне искә төшереп үтик:

– башны бормыйча гына күзләр белән уңга-сулга, аска-өскә карап алыгыз;

– күзләрегезне түгәрәк буенча башта – уң, аннары сул якка йөртегез, бу күнегүне бишәр тапкыр эшләгез;

– күзләр арыганчы борын очына карап торыгыз.

Студентлар, күзләрегезне саклагыз!

Алинә Хәйдәрова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.