Кабат суыта…

Якын көннәрдә Казанда һава торышы скандинавия антициклоны йогынтысында булачак. Бу турыда галим Ю.Перведенцев әйтә. 

Бүген, 16 апрель көнне, төнлә 3 градус салкын булуы көтелә. Бу салкын арктика һавасы белән бәйле. Атна дәвамында тәүлекнең уртача температурасы — 6 градус җылыны тәшкил итә. Бу — нормадан түбән күрсәткеч. Әлеге һава торышы Татарстан өчен генә түгел, Россиянең үзәк өлеше һәм Себер өчен дә хас булачак.

Чәршәмбе, 17 апрель көнне болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Көндез 4 градус җылы, төнлә 4 градус салкын булыр дип фаразлана. 18 апрельдә көндез +7, ә ә төнлә -1 градус булыр дип көтелә.

Гидрометереология үзәге мәгълүматларына караганда, киләсе ялларда Кара диңгездән циклон җылы алып киләчәк. Әйтик, шимбә көнне көндез 11 градус җылы һәм кыска вакытлы яңгыр көтелә. Төнлә нибары 4 градус җылы.

Якшәмбе, 21 апрель көнне явым-төшемнәрсез, көндез 15 градус җылы булыр дип фаразлана.