Кабул итү комиссиясе хәбәрләре

Бюджетка студентлар кабул итү буенча лидерлар — Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар, Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Психология һәм белем бирү институтлары. 

10 июль мәгълүматларына караганда, Казан федераль университетының кабул итү комиссиясенә бюджетка укырга керергә теләк белдереп 27641, ә контракт нигезендә теләк белдереп 13,5 мең абитуриент гариза тапшырган.

Бакалавриатта бу сан узган ел күрсәткечләренә тәңгәл килә.

Магистратурага килгәндә, әле кайбер бакалаврларга дипломнар киләсе атнада гына тапшырылачак, шуңа күрә кабул итү комиссиясендә магистратурада укырга теләк белдерүчеләрнең төп дулкынын киләсе атнада көтәләр. 27 июльдә сынау имтиханнары башлана.

Бүгенгә абитуриентлар бюджет өчен дип 2,5 мең, ә контракт өчен 1327 документ оригиналын ттапшырганнар. Моннан тыш БДИның уртача баллы 2017 ел белән чагыштырганда, 1,4 баллга күбрәк.

КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институты турында аерым билгеләп үтү кирәк. Биредә бюджетка 226, ә контракт өчен 290 оригинал тапшырылган. Ягъни баллары түбән абитуриентлар шундук түләүле формага риза була. Былтыр икътисад юнәлешендә керү баллы 263 иде. Чагыштыру өчен — Мәскәүнең дәүләт вузлары өчен шул ук юнәлешкә керү баллары 250-254.

КФУга гариза тапшырган абитуриентларның күбесе Халыкара мөнәсәбәтләр институтының «Чит ил төбәкләрен өйрәнү» һәм «Лингвистика» юнәлешләрен сайлый. Биредә бер урынга 52-40 кеше дәгъва кыла. Шулай ук «Нефть-газ» эше юнәлешендә дә конкурс зур. Бер урынга — 30 кеше.