Кайчан гаилә корырга?

Кеше гомеренең һәр мизгеле, һәр чоры матур. Гүзәл балачактан башлап, тыныч картлык арасында күпме еллар, бәхетле көннәр, исәпсез-хисапсыз минутлар яшеренгән. Тормышның һәр чоры алтынга тиң. Тик шулай да, “яшьлек” дип аталганы аерым игътибарга лаек. Түбәндәге фикер белән килешмәгән кеше юктыр, мөгаен. Балачакта тизрәк үсәсе, яшүсмер вакытта мөстәкыйль буласы, ирекне татыйсы килә. Ә олылар, өлкән буын вәкилләре исә, “без яшь чакта”, дип сагынып хатирәләрен искә алалар. Яшьлек елларына багышлап күпме шигырьләр язылган, аны мактап күпме җырлар җырланган һәм сагынып, юксынып күпме сүзләр сөйләнгән.

“Яшьлек” — киң мәгънәгә ия төшенчә. Шуңа да карамастан, гүзәл чорга иң туры килгәне, якыны – студент елларыдыр, мөгаен. Әлеге тыңгысыз, ыгы-зыгылы вакытның ямьле мизгелләре әйтеп бетергесез күп. Билгеле, мәшәкатьле яклары да юк түгел, тик матур өлешләре дә байтак. Гүзәл чорның һәр көне ачыш, яңалыктан, онытылмаслык кичерешләрдән тора. Студент булуның тәме, уку өчен борчылулар, яңа танышулар, дуслар табу, бергә-бергә таң каршылаулар – болар барысы да яшьлек “төенчегендә”. Әлеге төенчектә берәүне дә читләтеп узмаган мизгел, яшьлек төшенчәсе белән янәшә йөрүче — мәхәббәт хисе дә бар. Гыйшык уты белән янулар күпләрнең әнә шушы чор дәверенә туры килә. Бәхәссез, мәхәббәт турында бик күп сөйләргә була. Яшьлек белән мәхәббәтне тәңгәл куеп, бүгенге егет-кызларының шәхси тормышларына күз салыйк. Замана яшьләре кайда танышуны һәм ничә яшьтә гаилә коруны кулай күрә икән? Әлеге сорауга тирәнрәк тукталып, сораштыру ярдәмендә ачыклык кертергә тырыштык.

24 яшьлек Алия фикеренчә, гаилә кору өчен иң кулай вакыт – 26-27 яшьләр тирәсе. “Ә танышуга килгәндә, очраклы танышуларга өстенлек бирәм. Әйтик, урамда очраткан кешегә танышырга теләк белдерү, минемчә, кулай вариант”,- диде ул.

Сораштыруны дәвам итеп, Рамилгә мөрәҗәгать иттек. “Мин “җанлы аралашу” яклы, шуңа күрә интернет аша танышуны хупламыйм. Өйләнешү өчен идеаль вакыт – 25 яшьтә”,- дип саный 18 яшьлек егет.

Ә менә Гөлназ фикеренчә, дус-иптәшләр аркылы танышып башланган мөнәсәбәтләр өметле була.

Статистикага күз салсак, танышуларның 24%ы уртак дуслар белән ял итү чараларында туа дип исәпләнә. Ә 18% сөйгән ярларын эш урынында тапканнар. 16% яшьләр үз парларын уку йортларында очраткан. Очраклы рәвештә танышулар 14%ны били. 11% егет-кызлар дус-туганнар аша таныша икән. Мәктәп елларыннан бер-берсен ошатып, парлашучылар саны 7%ны тәшкил итә. Бүгенге көндә бик актуаль булуга карамастан, социаль челтәрләрдә танышулар нибары 6% җыя. 2%ы бергә уйнап үскән, ягъни балачак дуслыгыннан мәхәббәткә әверелгән мөнәсәбәтләр. Калган 2% — чит җирдә ял иткәндә танышып, парлашкан ярлар.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәте мәгълүматларына караганда, соңгы елларда кызларның кияүгә чыгу вакыты уртача 25 яшьтән 34 яшь арасына туры килә. Әйтик 8 ел элек, саннар күрсәткече 18дән 24кә кадәр булган. Ир-егетләргә килгәндә, аларның гаилә кору вакыты еллар дәвамында сизелерлек үзгәреш кичермәгән, ул 25тән 34 яшькә кадәр дип санала. Ничек кенә булмасын, әлеге мөһим адымнар үкенечкә калмасын иде. Яшьлекнең, шул ук вакытта “мәхәббәт маҗаралары”ның кадерен белик.

Диләрә ФӘТТАХОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D0%B8%D0%B4%D0%B5%D0%B0%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D1%8B%D0%B9%20%D0%B2%D0%BE%D0%B7%D1%80%D0%B0%D1%81%D1%82%20%D0%B4%D0%BB%D1%8F%20%D1%81%D0%BE%D0%B7%D0%B4%D0%B0%D0%BD%D0%B8%D1%8F%20%D1%81%D0%B5%D0%BC%D1%8C%D0%B8&pos=4&img_url=https%3A%2F%2Fimages.pexels.com%2Fphotos%2F265719%2Fpexels-photo-265719.jpeg%3Fauto%3Dcompress%26amp%3Bcs%3Dtinysrgb%26amp%3Bfit%3Dcrop%26amp%3Bh%3D627%26amp%3Bw%3D1200&rpt=simage