Бу сыйфатлар – кешенең күңел, рухи байлыгының ачык гәүдәләнеше. Кайгыртучанлык һәм ярдәмчеллек кешеләргә карата сакчыл һәм игътибарлы мөнәсәбәттә булуны, ихтирам күрсәтүне аңлата. Кайгыртучан кеше ярдәм сораганнарын көтеп тормый, ул моны үзе белеп эшли.
Кешелеклелек, кайгыртучанлык һәм ярдәмчеллек көндәлек гадәти күренешкә әверелергә, балалар ярдәмчел һәм кайгыртучан булып үсәргә тиешләр. Ләкин бездә, кызганычка каршы, укучылар арасында кечкенәләрне кимсетү, олыларга тупас сүзләр әйтү очраклары да күзәтелә. Агачларны сындыру, түтәлдәге чәчәкләрне өзү, хайваннарны җәберләү кебек күренешләр укучыны һич бизәми.
Мондый каты күңеллелек нилектән килеп чыга? Каты күңеллелек – ул тәрбиясезлек нәтиҗәсе. Ул иң беренче чиратта гаиләдәге тәрбиядән башлана. Ата-аналарның чиксез киң күңеллелек күрсәтүләре, капризларын үтәргә тырышулары баланың каты күңелле булып үсүенә җитди сәбәп булып тора. Гаиләдәге киеренке мөнәсәбәтләр дә балага тискәре йогынты ясый. Балаларга игътибарлылык һәм яхшы үрнәк күрсәткәндә генә без аларда кешелеклелек, кайгыртучанлык һәм ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияли алабыз.