Кайнар ризык һәм җылы караш. “Ярдәм” волонтерлары белән бер көн

Бер генә мизгелгә күз алдына китерик әле: фатирда яки йортыбызда ут сүнде ди. Тәрәзәдән дә якты керми, кабызып җибәрергә шәм дә юк. Ка-раң-гы-лык. Шундый шартларда ничә көн яши алыр идек икән? Адәм баласы су эчмичә ике атна тора ала ди. Ә яктылыксыз? Бер? Ике? Өч көн? Караңгыда утыра торгач тамак та ачып китәр, әмма кулыңа нинди ризык алганыңны күрмәгән килеш ничек ашарга пешерергә? Авыр сорау, шулай бит?

Ә бит безнең өчен куркыныч булып тоелган бу уйланулар якты дөньяга дөм сукыр булып туучылар өчен чынбарлык. Сау-сәламәт кешегә дә катлаулы булган үзизоляция, пандемия шартларында алар ничек яши? Үз мәшәкатебез мәшәкать, бу хакта уйлап караучылар аздыр. Әмма бар бит ул дөньяда изге күңелле кешеләр. “Ярдәм” фондын оештыручылар, аларга кушылган волонтерлар, мәсәлән. Катлаулы чорда авыр хәлдә калучыларны кайнар ризык белән тәэмин итәргә нәкъ менә алар алынган. Волонтерлар ризыкны өйләренә үк алып килеп бирә.

Перчаткалы ярдәм кулы

Эш иртә таңнан ук башлана. “Ярдәм”гә килеп керүемә күзгә бәрелгән беренче әйбер – мәчеттә яшьләрнең күп булуы. Араларында шушында эшләүчеләр дә, волонтер буларак килгәннәр дә бар. Беренче танышкан кешем Мәйсәрә Гатина булды. Яулыгын бик килешле итеп бәйләп куйган кызның татарча эндәшүе йөрәккә май булып ятты инде менә!

“Иң беренче көнне кешеләрнең нинди шартларда яшәргә мәҗбүр булганын күргәч… Ой, ул хисләрне әйтеп бетереп булмый. Без ярдәм иткән кешеләрнең күбесе берни күрми, йөри алмый я ялгыз яши. Аларның бернинди ярдәмчесе юк. Бик авыр күренеш иде бу”, – ди кыз. Шуңа да бер башлаган эшен ташламаган. “Ярдәм” мәчетенә инде икенче атнасын килә икән.

Һәм һәр килгән саен иртә таңнан бер үк эш тәртибе: медпунктка кереп тән температураңны үлчәтәсең, бар да әйбәт булса, шәфкать туташы битлек һәм перчаткалар бирә. Минем дә температурамны үлчәделәр. Нормада иде үзе, димәк, “Ярдәм”гә ярдәм итәргә миңа да барырга ярый. Ура!

Блокада ук булмаса да…

Ләкин юлга кузгалганчы эш хәйран икән әле. Ризык әзер булганны көтәсе, пешкәч, ланчбоксларга тутырасы, саныйсы, Казан районнары буйлап бүләсе. Бу эшкә мине катыштырмадылар, әлбәттә. Оста барда телең тый, диләр бит, мин карап кына тордым. Көн саен эшли торгач, үзләре ялт кына тутырдылар да куйдылар. Ә мин шул арада Илдар хәзрәт Баязитов белән аралашып алдым. Бу игелекле эшкә ничек тотынырга булганнар?

“Авыр вакытта без нишләргә тиеш? Иң беренче чиратта, Аллаһ Тәгаләдән ярдәм сорарга, шушы мохтаҗ кешеләргә, инвалидларга булышырга тиешбез, – дип сөйләп китте “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы. – Чөнки аларга тагын да авыррак. Акцияне “Тормыш юлы” (“Дорога жизни”) дип атавыбыз да юкка түгел. Мөмкинлекләре чикле кеше өйдә утыра, урамга чыгып булмый. Төрле продуктлар алып килсәң дә, аннан бит әле нәрсәдер пешерергә кирәк. Ә мөмкинлек юк. Шуңа мондый акция игълан иттек тә. Мохтаҗларга хәлебездән килгәнчә ярдәм иткәч, Аллаһ Тәгалә дә безнең шәһәребезне, мәмләкәтебезне рәхмәтеннән ташламас, дип ышанабыз”.

Привет, Андрей!

Көн саен төрле ризык. Менюны “Ярдәм” фондының сайтына да урнаштырганнар. Мин барган көнне, мәсәлән, мохтаҗларга бәрәңге боламыгы белән кәтлит, кәбестә салаты һәм өлеш әзерләгәннәр иде. Монысын рөхсәт сорап ланчбоксларның берсен ачып карагач белдем.


Хәзрәт белән сөйләшкән арада волонтерлар эшләрен тәмамлап киләләр иде инде. Ланчбокслар тутырылган капларны машинага ташый башлаганнар. Мин дә чыктым. Шунда мәш килгән волонтерлар арасыннан берәүнең “Андрей!” дип эндәшкәне колагыма бәрелде. Әлбәттә, мәчет һәркем өчен ачык урын. Әмма яулыклы кызлар, сакал йөрткән егетләр арасында рус исемен ишетү әллә ничек сәер тоелды. Әллә рус егете мәчеткә йөри башлаган инде?

Әйе, йөри икән шул. Өстәвенә, көн саен. Волонтер буларак. Танышып сөйләшкәч, Андрейның “Я в деле” проекты авторы икәнлеге ачыкланды. Битараф булмаган яшьләр белән берләшеп хәйрия акцияләрендә катнаша егет. “Тормыш юлы”на да шул сәбәпле кушылган.“Инстаграм” челтәрендә проектның көндәлеген дә алып бара. Кайчан, кем янына барганнар, күпме кешегә кайнар ризык алып килгәннәр – барысын да шунда яза. Игелекле эшкә кушылучылар саны артсын дип видеолар да куя, ланчбоксларга акча җыю өчен һәрберсе астында банк картасы реквизитларын калдыра. Битараф булмаган яшьләргә проект турында ишетеп, күреп белергә менә дигән чара!

Алар ялгыз түгел!

Интернетның файдасы чыннан да бар – 100 порция кайнар ризык пешереп таратудан башланган эш көннән-көн киңәя. Хәзер инде 800ләп кешегә ярдәм күрсәтәләр. Аларның берсе Рамазан аенда, ифтар ашларын да тарата башлаганнар. Ланбокслар хәзер ике меңгә якын мохтаҗга таратыла.

Шушы саннарны истә калдырырга тырышып бара-бара беренче йортка килеп тә җиткәнбез икән. Сания ханым Тенер ишек төбендә басып торабыз. Звонокка басуга мөлаем йөзле бер ханым килеп чыкты. Кулында – урындык. Ике арада дистанция саклау өчен чара икән бу. Волонтерлар алып килгән кайнар ризыкларын шунда куеп китәләр. Бу юлы әле капка икешәр битлек тә салганнар булып чыкты.

Сания апа (никтер нәкъ менә “апа” дип, җылы итеп дәшәсе килә үзенә) белән дә аралашып алдык. Инде егерменче елын өйдә генә утыра икән. Күзләре начар күрә. Ә “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге белән күптән таныш, шунда дәвалану узган булып чыкты. Волонтерларны исә көн саен зарыгып көтеп ала. Ни дисәң дә, ялгызына ашарга пешерү авыр шул. Ә яшьләр алып килгән ризык бик тәмле, ди. Шулай җылы гына аралышап алгач, Сания апа рәхмәтләрен әйтә-әйтә өенә кереп китте, без чыгу ягына таба борылдык…

Тагы берничә фатирга кереп, азык тапшырганнан соң кайтырга чыктык. Юлда чакта күңелемә бер фикер килде. Ә бит бу көн саен кабатлана торган хәйрия чарасының мәгънәсе – авыр хәлдә калганнарны ашлы итү генә түгел. Әлбәттә, кайнар ризык кирәк аларга, сүз дә юк. Әмма аннан бигрәк мөмкинлекләре чикле булганнар хәзер җылы карашка, игътибарга мохтаҗ. Алар ялгыз түгел!  Ланчбоксларга азык белән бергә менә шушы фикерне, шушы ышанычны төреп алып килә икән бит волонтерлар!

Һичшиксез, алар да фатирдан фатирга, йорттан йортка йөргәндә үзләрен билгеле бер куркыныч астына куя. Тыныч вакытлар түгел бит. Шуңа да проблемага битараф калмаган шушы мәрхәмәтле яшьләргә, авыр хәлдә калган мөмкинлекләре чикле кешеләргә без дә мөмкинлегебез булганча ярдәм итсәк иде. Бер хат-хәбәр җибәрүнең бер авырлыгы да юк бит.

Белешмә өчен: Бер ланчбоксның үзбәясе – 155 сум.

Акча күчерү өчен Сбербанк картасы номеры: 4274 2780 2038 4288

+79600480778 номерына беркетелгән. Баязитов Илдар Рафкатович. 

Раилә Вәлиуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.