Кайсы ил студентлары КФУ белән ныграк кызыксына?

27 майда КФУда ректор Илшат Гафуров рәислегендә ректоратның чираттагы утырышы узды. Көн тәртибенә кергән сорауларны караганнан соң, ректор кабул итү комиссиясенең эшендә актуаль мәсьәләләргә игътибар итте. 

«Быел шунысына игътибар итәргә кирәк, быел кабул итү комиссиясе Рособрнадзорның зур игътибары астында эшлиячәк,» — диде ректор.

2019-2020 уку елына абитуриентларны кабул итү турында фикер алышуны дәвам итеп, комиссия рәисе Олег Бодров ректоратка Казан университеты тарафыннан дистанцион имтиханнар хакында реклама чыгуы турында хәбәр итте. Күбрәк игътибарны җәлеп итү максатыннан, аны социаль челтәрләрдә таратканнар. Моннан  тыш  5-100  проекты сайтында да урнаштырганнар. 

Бүгенгә (27.05.2019) Казан университеты чит ил абитуриентларыннан 4716 гариза кабул иткән. Алар арасында Үзбәкстан, Төркмәнстан, Казахстан, Кытай, Тадҗикстан, Кыргызстан, Колумбия, Иран һәм Эквадор илләреннән.

БДБ илләреннән булган студентларга Казан университетында узачак керү имтиханнары турында төгәл инструкция эшләнгән. Керү сынауларыннан башка Татарстан Республикасыннан мәктәп укучыларының Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләр һәм призерлар исемлегендәге студентлар керә ала. Мәгълүмат Казан федераль университеты сайтында урнаштырылган.