Кайсы йолдызлык студентларына укуы җиңелрәк?

Бүген йолдызнамәләр  һәр кешенең тормышында зур роль уйный. Ә аларга ышану-ышанмау һәркемнең эше. Әйдәгез йолдызлар студентлар турында нәрсә сөйли икәнен белик әле. Хәзерге студентларга бу үзләренә читтән карарга, абитуриентлар укудан ни көтәргә икәнен белер.

Кучкар

Кучкар йолдызлыгы студентлары уку ягыннан үзләрен яхшы яктан характерлый. Алар оялмыйча шартларга җайлашалар, укытучы биргән сорауларга ышанычлы җавап бирәләр. Кучкарлар кайчагында артык импульсив булалар. Аларның төркемдә уку һәм лидерлык өстенлек итә. Натурасы буенча алар инициативалы һәм актив, бу аларга уку процессында үз сыйфатларын күрсәтү мөмкинлеге бирә. Алар курсташлары белән дә, укытучылар белән дә уртак тел таба. Физкультура һәм спортта аеруча уңышларга ирешәләр.

Үгезбозау

Мәктәп чорыннан аермалы буларак, Үгезбозаулар югары уку йортында җиңел адаптацияләнә. Алар дәресләрдә тырышып эшлиләр. Үгезбозаулар лидер һәм отличниклар булырга тырышмый. Укытучылар аларда логик фикерләүне, дустанә булуларын билгеләп үтә. Барыннан да ешрак, мондый студентны институт каршындагы паркта яки ашханәдә күмәч ашаганын күреп була.

Игезәкләр

Аларга башта укырга ошый, алар тиз арада хәлгә җайлаша һәм берничә көннән соң бөтен укытучылар һәм студентлар составын белә. Игезәкләр уку кагыйдәләрен төгәл үтиләр, план һәм расписание буенча эшлиләр. Алар вузда ниләр булганын белә. Игезәкләрнең киң күзаллаулары һәм инициативалылыгы укытучыларны шаккатыра һәм сөендерә. Алар күп мәгълүматны истә калдыра беләләр. Кайчагында игезәкләр консерватор-өлкән яшьтәге укытучыларда ярсу уятырга мөмкиннәр.

Кысла

Кысла йолдызында туган студетларга ачыктан-ачык лекция һәм семинарларда күңелсез. Алар массакүләм чараларда бик сирәк катнашалар һәм курсташлар тормышы белән кызыксыналар. Әгәр кысла актив һәм инициативалы булмаса, уку алар өчен тоташ онга һәм сагышка әвереләчәк. Хәер, табигать буенча кыслалар тынычлык сөючән. Курсташлары арасында алар бер-ике дус сайлый һәм алар белән тыгыз аралашалар. Өстәмә дәресләр алар өчен түгел, шуңа күрә институттан соң алар беркая да бармый, өйләренә йөгерә.

Арыслан

Арыслан йолдызлыгында туган студентлар — активистлар, лидерлар булалар. Аларны укытучылар инициативалы булулары һәм коллектив белән идарә итә белүләре өчен яраталар. Арысланнар еш кына ярышларда, иҗади кичәләрдә һәм төрле конкурсларда катнаша. Аларга көчле студентлар тормышы алып бару һәм тамашачылар алдында чыгыш ясау ошый. Югары уку йортын тәмамлагач, алар эшсез калмый, чөнки файдалы элемтәләре була.

Кыз

Хезмәт сөючән, үҗәт һәм үрнәк студентлар ул -кызлар. Алар тыныч кына уку белән шөгыльләнәләр. Фән гранитын кимерү — нәкъ менә кызлар турында әйтелгән. Беренче курста алар сизелерлек түгел, аның каравы уку процессы ахырына алар кандидатлар һәм профессорлар булалар. Дөрес, мәктәптә алар вузга караганда күпкә җайлырак укый. Кайчагында аларга лекцияләрдә тырышлык һәм тиешле игътибар җитми. Кызлар коры һәм туры фикер йөртә, шуңа күрә фантазиясе, фикерләре һәм акылның сыгылмалылыгы белән аерылмый. Кыз яхшы укый, әмма институттан соң белгечлеге буенча сирәк эшли.

Үлчәү

Үлчәү игелекле, аралашучан һәм авантюризмнан мәхрүм ителгән. Укытучылар, кагыйдә буларак, аларны лаеклы булулары өчен хөрмәт итәләр. Алар кайчан укырга, ә кайчан ял итәргә икәнен беләләр. Сессия барышында үзләрен тыйнак һәм ышанычлы тоталар, шуңа күрә еш кына курсташлары өчен «тынычландыргыч» сыйфатында чыгыш ясыйлар. Алар имтиханнарга җентекләп әзерләнә, ә аннары беренче булып сорауларга җавап бирә.

Чаян

Чаян йолдызлыгы студентлары укырга ярата, шуңа күрә бу процесска бөтен җитдилеге һәм тырышлыгы белән биреләләр. Аларга үҗәтлек һәм энтузиазм кирәкми. Дөреслеккә төшенеп, лекцияләрдә укытучылар әйткән бөтен нәрсәне «йотарга» әзерләр. Практикада алар үзләренең иң яхшы сыйфатларын – хезмәт сөючәнлеген һәм үҗәтлекләрен күрсәтәләр. Чаяннарны укытучылар анализлый һәм яңа белемнәр ала белүләре өчен хөрмәт итәләр. Яшь чакта чаян еш кына вузны тәмамламыйча кияүгә чыга/ өйләнә.

Укчы

Омтылучан, кызыклы, комарлы һәм энергияле укчы вузда уза торган барлык конкурсларда һәм чараларда катнаша. Аларга уку җиңел бирелә, әмма конкрет һөнәр сайлап алу белән озак «сузарга» мөмкин. Укчылар еш төгәл фәннәр яраталар. Хәер, имтихан тапшырган вакытта үзләрен бик яхшы яктан күрсәтәләр. Укчылар — тумыштан килгән актерлар һәм импровизаторлар, шуңа күрә имтиханда «су коя» ала һәм педагогны чын-чынлап шаккатыра белә.

Кәҗәмөгез

Җитди, тырыш һәм чын студентлар — кәҗәмөгезләр. Максатлары бар икән, димәк, аңа ирешергә кирәк. Беренче курста ук укытучылар аларның акыллы һәм укуда төпле булуын  билгеләп үтә. Бу очраклы түгел, чөнки кәҗәмөгез вузга ни өчен килүен яхшы аңлый. Консерватив һәм гамәли кәҗәмөгез еш кына фән кандидатлары булалар һәм аспирантурада укыйлар. Хәер, педагоглар сыйфатында үзләрен бик сирәк сыныйлар. Аларга күбрәк фәнни тикшеренүләр һәм ачышлар ошый.

Сукояр

Сукоярга нәрсә дә булса булдырырга, уйлап табарга һәм практикада кулланырга кирәк. Уку башында алар укытучылар белән сирәк очрашмый, алар белән тигез дәрәҗәдә бәхәсләшә һәм, нәтиҗәдә, үзләренә төрле караш тудыра. Табигать буенча сукоярлар — новаторлар һәм активистлар, аларга бары тик демократик фикер һәм дулкынлану гына ярдәм итәргә сәләтле. Аларга инициатор ролендә чыгыш ясау һәм курсташлары белән бергә проектларга әзерләнү ошый. Алар үзләре теләгән вакытта лекцияләргә йөри. Тик, әгәр максат куелса, калганнардан да яхшырак һәм тиз рәвештә имтиханнарны тапшыра алалар.

Балык

Балык барысы белән дә аралаша, лекцияләргә йөри. Алар эмоцияләр, тәэсирләр белән тулы һәм курсташлар күңеленә бик тиз юл табалар. Балыкларга булачак һөнәр бик ошамаса да, алар барыбер уку процессына җитди карыйлар. Балыкларга үзенә охшаган белгечлек булса, алар карьера ясарга һәм уңышка ирешергә сәләтле.

Мәгълүмат FashionTime.ru. сайтыннан алынды.

Диана САДРТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.

Фото: peepcity.ru