Каләм белән генә түгел, гамәл белән дә булыша бел!

Республиканың төп басмасы – “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты Гөлгенә Шиһапованың ярдәмгә мохтаҗлар турында язмалары күпләргә таныштыр. Гөлгенә апа алар турында язып кына калмый, газета редакциясе белән бергәләп аларга ярдәм дә итә. “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан оештырылган хәйрия концертлары матур бер гадәткә дә әйләнергә өлгерде. Шундый чараларның берсе 7 яшьлек Айзат Шәмиевка багышланган иде.

Айзат дөньяга вакытыннан алда килә. Тора-бара аның үсешендә тайпылышлар сизелә башлый. Сабыйны табибларга күрсәткәч, аңа ДЦП диагнозы куялар…

—          Улым кешеләргә карата бик ачык үзе, кояш кебек малай. Бик тырыш, рәсемнәр ясарга ярата. Урындыгына утырып, альбом алып, каләмнәр савытын үзе ача, ничек кирәк, шулай ясый, ошамаса, кәгазь битен әйләндерә, — дип бүлеште Айзатның әнисе Лилия апа.

Әнисе өйдә Айзатны караганда, әтисе – эштә. Баланы тиешле дәрәҗәдә кайгырту өчен гаиләнең матди ягы бераз аксый. Соңрак гаилә Гөлгенә апа белән таныша һәм хәйрия концерты оештырырга була.

—          Без мондый чарада тапкыр катнашабыз. Берничә ел уйда йөрде бу концерт, соңрак акчага бәйләнеп калды. Шөкер, «Ватаным Татарстан» редакциясе белән таныштык. Чара алдыннан бик нык борчылдым, концертка килеп, кешеләр белән аралаша башлагач кына, бераз тынычландым. Программаны әзерләүгә кулы тигән һәркемгә рәхмәтемне белдерәм. Республиканың төп басмасы белән берлектә оештырылуы да бик мәртәбәле, битараф булмаганнарга җиткерергә бу бик яхшы юл, — ди Лилия Шәмиева.

Концерт программасы, чыннан да, эстрада йолдызлары белән шыплап тулган иде. Күбесенең хәйрия чараларында катнашуда тәҗрибәсе бар.

—          Мондый концертта дүртенче тапкыр катнашам. Минемчә, бу бик мөһим эш, чөнки кешеләргә булышырга кирәк, — ди Р.Ваһапов фестивале лауреаты Азат Абитов. — Менә шундый ысул белән, җырлап булса да ярдәмебез тия икән, без бик шат. Ешрак оештырсалар, чакырсалар, ешрак йөрергә дә әзер.

Җырлы дуэт Алсу һәм Азат Фазлыевлар исә үзләре үк бу эшчәнлекне алып бара икән:

—          Әти-әни буларак, без бу гаиләне бик яхшы аңлыйбыз. Һәркемгә үз баласы иң кадерлесе. Шуңа күрә мондый эчтәлектәге чараларда бик еш катнашабыз, утызлап җыелгандыр. Узган елны үзебез дә мондый концертлар оештыру эшләре белән шөгыльләндек, барлыгы 11 программа әзерләдек. Җиңел эш түгел икәнен бик яхшы аңлыйбыз, билетларны үзебез өйләргә илтеп йөргән чаклар булды, килсеннәр, булышсыннар гына дип йөрдек. Балаларыбыз исән-сау гына булсын! – ди алар.

Җырчы, юмор һәм пародия остасы Әбри Хәбриев мәзәкләрен калдырып, бик саллы фикер белдерде:

—          Соңгы арада һәркем үзе турында гына уйлый башлады. Мондый хәйрия концертларының булуы, аларда популяр артистларның катнашуы калганнарны битараф булудан арындыру өчен кирәк. Беренчедән, алар тамашачыны тәрбияли, икенчедән, артистларны, зур акча эшләп, «йолдыз» чире белән чирләп, гади тамашачыны онытмаска, аларга ярдәм итәргә өнди. Мине чакырганда беркайчан да кире борганым юк, вакыт кына җитсен. Ялгыз җырчылар да мондый эшчәнлеккә тартылсалар, шәп булыр иде. Бар бит безнең атналар буе концертлар куя торган топ-җырчылар. Бер концерт көненнән чыккан акчаны гына булса да хәйриягә тапшырсалар, кармаларына – зур плюс, ә мохтаҗларга зур ярдәм булыр иде.

Күренми торган фронтның баш командиры – Гөлгенә апа Шиһапова концерт дәвамында бар нәрсәне контрольдә тотты. Бүген ул — беренчедән, абруйлы, икенчедән, хәйрия концертлары оештыруда тәҗрибәле журналист. Даими хәйрия эшчәнлеге өчен быел аңа “Ел хәйриячесе” исемен дә бирделәр.

—          “Ватаным Татарстан” газетасы белән берлектә оештырган концертларыбызның саны 6-7 тирәсе, — дип исәпләде Гөлгенә апа. – Башта үз көчебез белән оештыра идек, соңрак артистлар да кушыла башлады. Тора-бара хәйрия “чире” белән бик күпләрне “чирләттем”. Күптән түгел алган дәрәҗәмне миңа шундый тәрбия биргән, әмма арабыздан китеп барган әбиемә багышладым.

Күңелеңә ошый торган эш булгач, аның кыенлыклары күренми. Артистлар бик актив халык шулай да. Ярдәм итәргә ашыкмыйлар дигән сүз йөри иде, бер дә дөрес булмаган. Киресенчә, программа төзи торгач, ул күпкә артып ук китте. Хәзер инде мондый чаралар оештыру җиңә алмас биеклек булып тоелмый.

—          Ярдәмгә мохтаҗ булганнарны үзегез эзләп табасызмы?

—          Элегрәк үзем эзләгән булсам, хәзер инде мине үзләре табалар, һәрдаим шалтыраталар. Күңелемне анысы да җылыта: мине күрәләр, материалларымны укыйлар, миңа ышаналар дигән сүз бит бу. Ярдәм иткән кешеләр тернәкләнеп китсә, аннан да зур бүләк юктыр. Менә Айзатның да күзендә нуры бар. Аны бер дә ДЦП белән авырый дип әйтмәссең, ләкин диагноздан качып булмый.

Хәйрия концертларын атап оештырыр балалар исемлеге кечкенә түгел дип белдерде Гөлгенә апа. Баштарак онкология белән бәйле авыруларга ярдәм иткән ул, ләкин күбесен югалткан. Андыйны кабул итү авыр булганлыктан башкарак юнәлешкә күчкән.

Билетлар күпчелек гади халыкка таратылган. Бу үз мәшәкатьләренә уралып, мохтаҗларны күрми яшәүчеләр белсен, теләгәнчә, булдыра алганча ярдәм итсен дигән ният белән башкарылган.

Иң зур ярдәм күрсәтүчеләрдән оештыручылар “Сетевая компания” һәм “Татар радиосы”н атады. Битараф булмаганнарның күмәк тырышлыгы белән Айзат Шәмиевка ярдәм итү өчен 200 мең сумга якын акча җыелган.

Республиканың югары дәрәҗәле, төрле өлкәләрдә, әйтик, торак, юридик мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтүче, авыруларга ярдәм кулы сузучы, бер-берсен эзләүчеләргә булышучы «Ватаным Татарстан» газетасы менә шулай каләм генә түгел, гамәл көчен дә эшкә җигә.

 

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА,

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты