Каләм тоткан – хур булмас

Студент чак – тормышның иң кызыклы чоры, диләр. Яңа танышлар, кызыклы, көтелмәгән очрашулар, күрмәгән вә ишетмәгән яңалыклар – болар барысы да студент кешене читләп үтми, киресенчә, аның көндәлек тормышына яңа төсләр өсти, иҗат итәргә, алга таба атларга этәргеч бирә торган вакыйгалар.

Безгә, КФУның Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең 10.2-501 нче төркем студентларына тормышта үз урынын тапкан, сәләтле, киңкырлы шәхесләр белән еш очрашырга туры килә. Шундый шәхесләрнең берсе – балалар язучысы, журналист Йолдыз Шәрапова.

2 нче декабрь көнне татар теле, әдәбияты һәм журналистика белгечлегендә укучы студентлар белән булып узган очрашуны бу күркәм ханым котлау сүзләре белән башлап җибәрде: «Өметле һөнәр сайлагансыз, егетләр, кызлар! Каләм тоткан – хур булмас». Мондый җылы сүзләрдән соң аудиториянең җанланып китүе, килгән кунакның үз тәҗрибәсе турында белергә теләве бер дә гаҗәп тоелмады. Йолдыз Шәрәпова тәүге тапкыр редакция ишекләрен 1986 нче елда ачып керә. «Яшь ленинчы» журналына килү аңа Роберт Миңнуллин белән очрашу мөмкинлеген «бүләк итә». Форсаттан файдаланып һәм чын журналистларда була торган үҗәтлеген кушып, Йолдыз апа аңа редакциядә эшлисе килү теләген белдерә. Роберт ага исә булачак журналистка мәкалә язып килергә куша, һәм Йолдыз Шәрапова зур эшчәнлегенең чишмә башы да шушы мәкаләдән башлана. Әле шуны өстәп әйтергә кирәк: балалар әдәбиятына мәхәббәт тә нәкъ шушы редакция эчендә, шундый күркәм әдипләр янында туа.

Хәзер исә, Йолдыз ханым «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә эшли. Аның иң яраткан жанры-зарисовка булуга карамастан, ул журналистиканың барлык жанрларында да иҗат итә. Аның фикеренчә, журналист – табиб шикелле: «Һәр өтер, җөмлә, фикер өчен халык алдында җавап бирәсең. Каләм белән дәвалау – безнең зур эшебез». Чөнки күңелдән чыккан гына күңелгә барып җитә, ди халык мәкале. Әлеге мәкаль кунагыбызның журналистика эшчәнлегендә төп кредосы дисәк тә, ялгыш булмас. Йолдыз апа әлеге һөнәрне сайлаганы өчен һич кенә дә үкенми. Киресенчә, ул бу юлдан киткәненә сөенә һәм моның белән горурлана. Чөнки язучылык, бигрәк тә балалар әдәбияты аның күңеленә бик якын.

Журналистика белгечлегендә укучы студентлар буларак, безне «Шәһри Казан» газетасының әзерлек процессы кызыксындырды (авт. беренче белгечлек – укытучы, икенчесе – журналист). Шушы эштә кайнап яшәгән кеше буларак Йолдыз апа безгә әлеге газета хакында бераз мәгълүмат җиткерде. «Һәр санны әзерләү өчен атна дәвамында көн саен эшләргә туры килә. Редактор, корректор, фотограф, корреспондентларның, ягъни күмәк коллективның хезмәт нәтиҗәсе буларак – газета атнага өч тапкыр чыга», — ди кунагыбыз. Әлеге өч санның иң җаваплы һәм башка көннәрдә чыккан саннарга караганда үзендә бик күп мәгълүмат туплаганы – пәнҗешәмбе көнне чыккан сан.

Һөнәри әзерлек максатыннан үткән әлеге очрашуда Йолдыз апа безне бик күп еллар журналистика өлкәсендә эшләгән кеше буларак, үз эшчәнлегенең асылы белән таныштырды, иҗади уңышка ирешү серләрен ачты. Без үз чиратыбызда, Йолдыз апага рәхмәтебезне җиткерәбез һәм иҗади уңышлар теләп калабыз!

Йолдыз Шәраповадан канатлы гыйбарәләр:

1. Максатчан кешегә тормышта җиңел була.

2. Мәкаләнең баш исеме укучыны үзенә тартып торырга, кызыксындырырга тиеш.

3. Җәмгыятьне каләм белән дәвалап була.

Мәкаләнең авторлары: 10.2-501 төркем студентлары.