Камал театры яшьләр кулына тапшырыла

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры яңа сезонында студентларны янәдән сөендерә! «Студентлар чәршәмбесе» акциясе 114 сезонда дәвам итә!
Акциянең шартлары: югары һәм махсус урта белем бирүче уку йортларының көндезге бүлегендә белем алучыларга, театр кассасында студент билеты күрсәткән очракта, спектакльләргә билетлар 50% ташлама белән сатыла. Акция кысаларында студентлар чәршәмбе көнне барган спектакльгә 1 билетны ташлама белән алу хокукына ия. Акция 9 октябрь, чәршәмбе көнне дистәләгән еллар буе сәхнәдән төшмәгән – Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре» спектакле белән башланып китә.

Камал театры бу сезонында театрны яшьләр кулына тапшырмакчы. 22 һәм 29 октябрьдә 17.00дән 24.00гә кадәр Камал театры яшьләр мәйданына әверелә.
«Кич буена театр яхшы кулларга тапшырыла. Кичеңне заяга уздырма! Безнең белән сишәмбене җомгага әйләндер!», — дип язылган театрның рәсми сайтында. Бу көнне театрга килүчеләр ике антрактта өч спектакль карый алачак. Болар — тамашачыларга таныш яшь драматург Сөмбел Гаффарованың «Парковка» (Режиссеры: Олег Кинҗәголов), Энҗе Гыйззәтованың «Ишекләр» (Режиссеры: Рамил Гәрәев) һәм Гүзәл Сәгыйтованың «Томан» (Режиссеры: Фәрит Бикчәнтәев) спектакльләре.

Спектакльләр тыелган темаларга ачыктан-ачык сөйләшергә чакыра. Кискен иҗтимагый диалогларга бай, бәхәсләшү һәм уйлану, мактау һәм тәнкыйтьләү мөмкинлеге бирә. Антрактларда — милли аш-су үрнәкләре, дизайн-маркет, музыка һәм биюләр, шигырьләр һәм әңгәмәләр каралган. Бу спектакльләр белән Камал театры үз тарихының яңа битләрен ача.