Канададан килгән Әмир Җиһаншин: “Татарстаннан “батарейкабызны тутырып” китәбез”

Бүген Казанда VII Бөтендөнья Татар яшьләре форумы старт алды. Анда 30 чит илдән, Россиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстаннан 900дән артык делегат катнаша. Бүген форумның беренче көне.

Иртәнге яктан ук Бөтендөнья Татар конгрессы бинасы кырмыска оясын хәтерләтә иде: дөньяның төрле кыйтгаларына сибелеп яшәгән татар яшьләренең бер урынга җыелганын, төрле җирләрдә яшәп тә бирегә килеп татар телендә сөйләшүләрен биредә генә ишетерсең. Кайлардан гына килмәгән алар: Канада, Финляндия, Кырым, Эстония, Гарәп Әмирлекләре… Һәр җирдә делегатларның әйберләре, чемоданнар. Биредә күбесе танышларын очрата, мәш килеп кунакларны теркиләр. Аларга махсус бейдж, программа һәм татар әсбаплары, диск, китаплар, газета-журналлар салынган букча бирелә. Теркәлү узганнан соң делегатлар Универсиада Авылына юл тота. Алар 4 көн буе шунда яшиячәк. Форумның күп кенә чаралары шул территориядә үткәрелә.

Иң зур делегация – Башкортстаннан: 48 кеше килгән. Алардан аз гына калышып Мәскәү делегациясе – 45 кеше. Иң зур делегацияләр өчлеген Казахстан йомгаклый – 25 кеше. Делегатларның 55%ы кызлар, 45%ы егетләр. Делегатларның 15%ы гаиләле, 70%ы югары белемле. Быелгы форум эшендә беренче тапкыр Россиянең 7 өлкәсеннән, чит илләрдән: Австрия, Венгрия, Голландия, Грузия һәм Молдова вәкилләре катнаша.

Форумда беренче тапкыр гына катнашучылар да, инде берничә ел рәттән килүчеләр дә бар. Дөрес, форум үзе 2 елга бер тапкыр гына үткәрелә. Мәсәлән, Канададан Әмир Җиһаншин (фотода) форумда 3 нче тапкыр.74317290

Беренче тапкыр ул Бөтендөнья Татар яшьләре форумында 2012 елда катнаша. Әмирнең әби-бабалары чыгышлары буенча Татарстанның Чирмешән районыннан. 1996-97 елда ул Ташкенттан Америкага күчеп килә, укый, университет тәмамлый, эшли, анда 10 ел яшәгәннән соң Канадага күченә. Хәзер Канаданы Ватаным кебек якын күрәм ди ул. Әмир форумга күбрәк тәҗрибә артыннан килдем, ди. “Максатым: өйрәнергә, тәҗрибә алырга, кайтып иптәшләремә үзебезнең Ватаныбыз турында сөйләп бирергә. Безгә иң мөһиме: татар теле, тарихы, мәгариф, гореф-гадәтләр, мәдәният темалары. Шуның өчен мин шул секцияләрдә катнашырга телим”, — диде ул. Әмир Казанга еш килә икән. Театрларга барырга яратам ди. “Милләтемне якынрак белергә телим. Америкада, Канада да татар телен ишетмибез, монда килгәч, үз телебезне ишетү йөрәгебезгә хуш килә. Татарстаннан горурланып, “батарейкабызны тутырып” китәбез”, — ди ул.

Торонтода 200-300 татар бар икән. Үз оешмалары бар. Анда йөрүчеләр төрле яшьтә. “Без яшьләргә-олыларга бүлмибез. Бердәм эшлибез, төрле бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәбез. Татарча гына сөйләшергә тырышабыз, бигрәк тә кечкенә балалар булганда: ишетсеннәр, колакларына керсен дип. Алар да үз гореф-гадәтләрен, телләрен онытмаслар, минем кебек Казанга кайтып йөрерләр”, — дип өметләнә Әмир.

Әмирнең чиста татарча сөйләшүе, үз фикерләрен әдәби телебездә җиткерүе миндә соклану уятты. Бу уңайдан Әмир әти-әнисенә бик тә рәхмәтле. “Гаиләдә русча сөйләшергә рөхсәт булмады. Әни безгә татар ашлары пешерде, догалар өйрәтте”, — дип бүлеште ул.

Форумда катнашучыларга теләкләрен җиткереп ул болай диде:

  • Катнашучылар милләткә якынаерга тиешләр, үз телләрен, гореф-гадәтләрен белергә тиешләр. Киләчәктә алар да үз балаларын үстерергә, тәрбия бирергә тиешләр. Башка татар яшьләре белән танышып, үз милләтләрен якынрак белеп, горурланып китсеннәр иде.

Канада делегациясе 2 кешедән тора. Алар киләчәктә татар караокасын ясау турында хыяллана. Шулай ук балалар өчен татар телендә бакча ясау теләкләре дә бар.

Бүген VII Бөтендөнья татар яшьләре көннәрендә катнашучылар “Казан” Милли мәдәни үзәгендә “Казанның 1000 еллыгы музее” белән таныштылар. Делегатларның үзара танышуы эшлекле уен форматында булачак. Бүген Универсиада Авылында “Бөтендөнья татар кафесы” үзачак, аның кысаларында оешмалар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләячәк һәм заманча татар музыкасы кичәсе булачак. Кичәдә электрон музыка, хип-хоп, джаз, соул жанрларында иҗат итүче  Oscar & c7c5, Ittifaq төркемнәре, Рәдиф Кашапов һәм башкалар чыгыш ясаячак.