Караламаң юк икән, син язучы түгел!

Зур дәрәҗә һәм уңышларга ирешкән язучыларның интервьюларында аларның көндәлек эшләре, нинди гадәтләрне үзеңдә булдыру, ә кайсыларыннан качарга кирәклеге һ.б турында мәгълүмат табарга була. Бу киңәшләр, күп очракта, үз эшләрен башлап җибәрүче иҗат кешеләре өчен бик файдалы. Әдәбият өлкәсендә үзеңне сынап карарга булгансың икән, уңыш казанган шәхесләр киңәшенә дә колак сал.1. «Буш бит киртәсе»н җиңү ысуллары
Чарльз Буковски әйткән: «Миңа акча түләгәннәре өчен түгел, ә сүзләр минем күңелемнән бәреп чыкканга язам».
Чарльза Буковски язуны җиңел эш итеп кабул итсә дә, күпләр өчен язу ул – күп көч таләп итә торган эш. Иҗат итү процессы күп рухи энергияне сарыф итә, хәтерне эшкә җигә.
Үзеңне язарга мәҗбүр итү бик кыен эш. Аның өстенә, үз эшеңне җәмгыять хөкеменә тәкъдим итүнең «куркынычлыгы»н да кушсаң, язучылык белән син беркайчан да шөгыльләнә алмаячаксың. Гомумән, эшеңне башлап җибәрү авырга туры киләчәк.
Бу курку хисләреннән арыныр өчен, үзеңә хәтта начар язарга да рөхсәт бирергә кирәк. Чөнки синең төп максат-башлап җибәрү.
Энн Лэмот, «Bird by Bird» китабы авторы фикеренчә, һәрбер язучының начар караламалары (черновик) булырга тиеш. Чөнки язучы булып формалашкан, исеме халыкка таралган авторларның да нәкъ шундый караламалары бар. Бары тик башларга кирәк, яхшы килеп чыгамы, начармы — монысы инде икенче мәсьәлә.

2. Беркайчан да калыплар кулланмагыз.
Калып, клише — катып калган, тапталган гыйбарәләр. Язмагызда бу төр җөмләләрне куллану укучыда тискәре тәэсир калдырырга мөмкин. Әлбәттә, көндәлек тормышта еш ишеткән сүзләр үзеннән-үзе кәгазьгә төшә. Бу «чир»дән котылу авыррак. Ләкин кирәк! Тектны уку барышында, таныш сүзләр ешрак очраган саен, текст шул кадәр начар, «сикереп-сикереп» укыла. Нәтиҗәдә, укуның кызыгы калмый.

Клишелардан котылуның бер чарасы – аларны башка сүзләр белән алыштыру. Ләкин җөмләләр буталчык, укучыга аңлаешсыз булырга тиеш түгел. Шул ук вакытта артык гадилек тә кирәкми. Икенче сүз белән әйткәндә, укучы әсәрдән яңалык ишетергә тиеш.

3. Ничек сөләшәсез, шулай языгыз
«Язу турында хыяллану түгел, я нәкъ язу безнең үз стилебезне формалаштыра». П.Д. Джеймс
Язган вакытта, һәрвакыт укучының кызыксынулары һәм аның игътибарын җәлеп итү беренче урында торырга тиеш. Ягъни дөрес итеп текст язу кагыйдәләре арткы планга чыга.
Сөйләгәнчә язу, әлбәттә, авыррак. Ләкин нәтиҗәдә текст аңлаешлырак һәм гадирәк килеп чыга.

4. Кыска сүзләр, җөмләләр кулланыгыз
Сөйләмдә озын-озын җөмләләр куллансагыз да, язган вакытта алардан котылырга тырышыгыз.  «Рекламаның әтисе» һәм уңышлы копирайтер Дэвид Огилви әйткәнчә: «Кыска сүзләр, җөмләләр, параграфлар кулланыгыз. Бер предмет турында ике биттән дә күп язмагыз. Ягъни мәгълүматны төгәл, гади һәм укучыга аңлаешлы итеп бирергә тырышыгыз. Хәтта бөек Уильям Шекспир да «балаларча» гади җөмләләр белән эш иткән: «Быть или не быть?»5. Азрак язарга тырышыгыз
Хәзер сүз мөхәррирлек кылу турында бара. Үзегездә көч табып, караламада язгансыз икән инде, тексты төзәтергә дә чират җитә. Бу эшне башлагач, язу белән чагыштырганда, мөхәррирлек процессына бер дә аз вакыт сарыф ителмәгәнен аңларсыз.  Әгәр дә текстны башка кеше тикшерсә, яисә үзегез кычкырып укысагыз, хаталарны табу җиңелрәк булыр.
Тектсны редакцияләгәндә, үз эшегезгә объектив бәя бирергә ярамый. Фикерегезне төгәл җиткерә алуыгызга, озын сүзләр, буталчык җөмләләр булмавына игътибар итү мөһим.
Курт Воннегут өчен редакцияләүнең төп кагыйдәсе бар: Җөмләгез никадәр генә матур яңгырамасын, анда яңа һәм файдалы мәгълүмат юк икән, сызып атыгыз.

6. Бернигә дә карамый язуыгызны дәвам итегез
Күбрәк язган саен, сезнең текстларыгыз яхшыра бара. Үз стилегезне камилләштерәсез. Идеяләр дефициты булган очракта да язудан туктамагыз. Бу исә үз чиратында гениаль әсәрнең башлангычы булырга мөмкин.
Күп түгел, ә еш язу кирәк. Нинди дә булса эштә уңышка ирешүдә иң мөһиме — күнекмә (тренировка). Язу белән дә шундый ук хәл. Һәрвакыт үзегезне камилләштерү юнәлешендә эшләгез, дисциплиналы булыгыз! Шул вакытта гына югары нәтиҗәләргә ирешерсез.
Лейла Исламова