Каралты-кура капкасыз, тәрәзәләр пәрдәсез. Татар кызының Америкада күргәннәре

Тавыкның иң ерак сәяхәте – лапас арты, ди. Белми шул ул, бичара кош, авылда башка урам, ә авылдан еракта башка торыр урыннар да барын. Гайдайның Шуригы әйтмешли, птичку жалко, әйеме?

Шул тавыкны кызгангандай кайвакыт үзебезне, студент халкын да жәлләп куям. Күпләребезнең дә салган бердәнбер маршруты – авыл – Казан – авыл. Әмма бар бит арада канат үстереп “лапас арты”ннан ераккарак китә алучылар. Шундыйларның берсе – Энҗе Зиннурова. Сан-Франциско, Лос Анджелес, Лас Вегас, Нью Йорк… Кем өчендер ерак бер хыял сыман тоелган бу шәһәр исемнәре КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты өчен — матур бер хатирә. Өченче курсны тәмамлау белән Энҗе чит илгә кузгала. Ял итәргә түгел, эшләргә! Әле бер генә тапкыр да түгел. Дүртенчене тәмамлауга кабат юлга кузгала студент. Мондый җаваплы адымга ничек барырга булган? Америка Кушма Штатлары татар кызын ничек каршы алган? Энҗенең үзеннән сораштык.

– Энҗе, үзеңне чит илдә сынап карарга нәрсә этәрде? Якыннарың бу фикереңә ничек карады?

– Дөньяны күрү теләге, инглиз телен дә яхшырту максатыннан булгандыр ул. Кечкенәдән үк башка илләрдә ничек яшиләр икән? Кыш булмаган илләрдә торуы кызык микән? Алар нәрсә ашыйлар, ничек киенәләр, нинди фәннәрне укыйлар…болар барысы да миңа кызык иде. 6 нчы сыйныфта укыганда газетада бер кызның Америкага баруы турында укыган идем. «Вау, кызык, үскәч минем дә барасым килә», дип уйлаганым истә. Үстем, ул газетадагы язма онытылды инде, тик теләк калды. Белгечлегем дә телләр белән бәйле, үсә төшкәч танышларым арасында да төрле чит илләргә стажировкаларга баручылар булды, шунда укыганда ук башка кергән теге теләгем яңадан арта башлады. Бер дустым Америкага барып кайткач, аннан сораштым да, тәвәккәлләдем.

Гаиләмнең читкә җибәрәсе килеп тормады, әлбәттә, ни дисәң дә, балаң өчен борчылып торасың бит инде ул. Тик мин үз теләгемне әйткәч, каршы килмәделәр, алдан бераз “әзерли” башлаган идем үзләрен. Кире какмаулары өчен рәхмәт аларга. Дусларым, төркемдәшләрем дә беренче тапкыр барасымны белгәч (икенче барганда үзем дә баруыма ышанмадым бугай, күп кеше белми калды) теләкләрен теләп озаттылар, минем өчен сөенделәр.

– Ерак юлга нинди өмет, нинди куркулар белән кузгалдың?

– Очышым Мәскәүдән иде, шуңа, иң беренче чиратта Казаннан Мәскәүгә кузгалдым. Поезд кузгалып китүгә, озатучылар күздән югалуга «кирәк идеме икән соң бу миңа?» — дип уйлап куйганым истә. Бөтенләй билгесезлек, 3 ай буена бер белмәгән җиргә кузгалу көне килеп җиткәч куркыта башлый икән. Аерылганда җиңел түгел, ләкин Мәскәү аэропортына барып җитү белән, киресенчә, күңелдә шатлыклы хисләр иде. Ни генә булса да, күңелле, онытылмаслык, маҗараларга бай җәй көтәчәгенә ышандым, һәм ул шулай булды да.

Икенче тапкыр баруыма үзем дә бик ышанып бетмәгән идем. Барганчы виза алырга кирәк, ә Америкага бу документны алуның үзенең четрекле мәсьәләләре бар, ике ел рәттән виза бирүләре еш күзәтелми. Бәхет эше, кыскасы. Визаны китәргә бер атна кала гына алдым, шул бер атнада сессиямне дә ябып, чемоданнарны да әзерләп, документларны да барлап, билетлар да алып очарга туры килде. Икенче баруымны шуңа күп танышларым белми дә калды. Самолетка утырганда «Яңадан билгесезлек. Хәерлесе булсын иде. Ну, Аллага тапшырдык! Тагын бер онытылмас җәйгә таба!» дип уйлап куйган идем. Беренче барудагы кебек хафалану булмады, бәлки тиз арада җыенып чыгарга туры килгәннәндер.

— Килеп төшкәч тә башыңа килгән беренче уй нинди иде?

– Иң беренче елны Нью Йорк аэропортына килеп төштем. Вакыт төнгә авышкан иде. Аэропорт бик зур, әллә ничә терминалы бар, тышта караңгы, мин үзем генә. Шушы зууур бер казанда кечкенә бер кырмыска итеп тойган идем үземне. Кая барып бәрелергә белмәдем, бөтенесе чит телдә сөйләшәләр, бер таныш кеше юк.

Рейсларны кичектерү сәбәпле үз вакытымда килеп җитә алмадым, Нью Йорктан Чикагога очучы самолетыма өлгермәдем һәм аэропортта төн чыгарга туры килде. Полиция хезмәткәрләреннән нәрсәләрдер сорашканым истә, шул терминалларны сораган булганмындыр инде. Алар ачык йөзле иде, уңай фикер калдырдылар, булдыра алганчы ярдәм иттеләр. Икенче тапкыр барганда Бостон аэропортына төштем, шулай ук аэропортта төн чыгарга туры килде. Бу юлы барысы да гадәти кебек иде, аэропортның зурлыгы да, кешеләрнең башка телдә сөйләшүләре дә ничектер таныш, күңелгә ятышлы иде. Кире кайчандыр бик элек яшәгән тормышыма кайткандай хис иттем.

– Анда берәр программа буенча бардыңмы? Кая эшкә урнаштың?

– 2018 нче елда студентлар өчен булган Work and Travel программасы белән барып, Американың Висконсин штатындагы шәһәрдә 4 ай фотограф булып эшләдем. Эш вакытым тәмамлангач төрле штатлар буенча сәяхәт иттем. Сан-Франциско, Лос Анджелес, Лас Вегас, Чикаго, Мэдисон, Нью Йорк шәһәрләрендә булдым. 2019 елның җәендә, 3 ай дәвамында, Массачусетс штатындагы ярымутраудагы шәһәрдә урнашкан кафеда эшләдем. Ниагара шарлавыгын, Бостон,Нью Йорк, Вашингтон шәһәрләренә сәяхәт иттем.

Беренче елны яшәгәндә, студентлар өчен тулай торак шикелле җирдә яшәдем. Ләкин анда тулай торак шикелле җирдә дә бар мөмкинлекләр булдырылган: кер юу, киптерү машинасы, бүлмәдә холодильник, микродулкынлы мич һ.б. бар. Җыештыручы апа килеп җыештыра. Ул апа беренче тапкыр килгәч, аның кем булуына аптыраган идем. Бернинди бездәге шикелле зәңгәр яки ал төстәге униформа юк, спорт формасы кебек киемнән, елмаеп килеп керде. Төрле аппаратлар белән җыешытырды да куйды. Бөтен кеше аңа хөрмәт белән карады, рәхәтләнеп сөйләштек, көлештек, бик ачык ханым иде. Үз эшеннән тәм табып эшләгән шикелле иде ул.

– Эшчеләргә мөнәсәбәт мәсьәләсендә ике ил арасында аерма бармы?

– Әлбәттә, бар. Кызганыч, бездә идән юучылар белән исәнләшүчеләр дә сирәк, гади хезмәт кешеләрен кадерләү бик юк бит ул.. Бездә, ничектер, гади эшчеләр башкалар тарафыннан кимсетелгән кебек тоям мин. Кызганычка каршы, күп очракта кешегә статуска карап бәя бирәләр. Ә Америкада бар да башкача. Анда, гомумән, анда кешенең бай бизнесменмы, гади эшчеме икәнен беренче карашка аерып булмый. Барысы да гади киенәләр, байлар аерылып тормый. Анда җыештыручыларга да хөрмәт белән карыйлар, аларның да яхшы машиналары бар.

– Россиядә шул ук һөнәр буенча эшләр идеңме? Юк икән, нәрсә комачаулый?

– Андагы эшләр сезонлы, студентлар өчен каралган эш иде бит. Россиядә төплерәк эштә эшлисе килә, әлбәттә. Мин анда гади эшче булып саналдым, иң аз керемле, сезонлы эшче идем. Туган җирдә үземне сайлаган өлкәмдә реализациялисем килә.

– Татар икәнеңне белгәч гаҗәпләнүче я башка реакция белдерүчеләр булдымы? Ничек кабул иттеләр?

– Төрле кешеләр очрады, кызганычка каршы, татар милләте турында белмиләр. Америкада түгел, минем кебек үк Россиядән килгән студентлар арасында да “ничек инде син рус түгел, русча әйбәт сөйләшәсең бит” диюечләр булды. Америка — күпмилләтле ил. Анда нинди генә милләт кешесе яшәми, шуңа күрә кешене милләтеннән карап бәяләмиләр. Татар нәрсә соң ул дип сорасалар, төрекләргә якын милләт без дип аңлата идем, алай дисәң бераз аңлыйлар. Беренче елны (2018дә) барганда Татарстанда футбол ярышлары үтте бит, Казан турында, шул ярышлар турында сөйли идем. Башкалабызны белүчеләр дә булды. Андый вакытта сөенәсең инде, күңелгә рәхәт булып китә. Берьюлы, инде милләт, ил турында сорауларга күнеккән рәвештә, бер абыйга “татар” дигәч, “Казаннан мәллә?” димәсенме! Аптырадым инде. “Мин университетта укытам, Казан федераль университеты белән элемтәдә торабыз, сезгә конферециягә дә барырга җыенган идем әле, барып кына чыкмады”, дип әйтте. Ул Европадан килгән турист иде.

– Казаннан килгән студент чит илдә тел мәсьәләсен ничек хәл итә?

– Беренче елны барганда аңлавы читенрәк булды, шулай да ияләшәсең инде. Икенче елны барганда ике эшем дә телне яхшы аңлауны таләп итә иде. Акча белән эшләргә, кассада торырга, клиентның ни теләгәнең аңларга, сорауларына җавап бирергә, меню белән таныштырырга, киңәшләремне бирергә туры килде. Гел чит телдә сөйләшү булгач тел ара иде, баш та ул телдә уйларга өйрәнеп бетте. Шулай да төрле очраклар булды.

Без кызык хәл булды. Җәй ахыры иде. Ул көнне эштә кеше күп булмады. Клиент сорау бирде. Бирәсе җавабым уңай иде. Башта “Әйе” дип әйттем, аннары “ой, гафу итегез.. Да!” дидем, шуннан соң гына, һаман нәрсәнедер дөрес эшләмим бит әле дип уйлап куйдым да, кызу гына: “Yes” дип җавап бирдем. Ул кеше чыгып киткәч көлдем инде. Бу вакыйга берничә секунд эчендә генә булгач, теге кеше бик аңышып та өлгермәде үзе.

– Менталитетта аерма сизеләме? Америкалыларның син һич тә кабул итә алмаслык нинди яклары бар?

– Менталилет, яшәү рәвеше тулаем аерыла. Бөтенләй башка дөнья шикелле. Американлылар ашарга бик сирәк пешерәләр, бездән аермалы буларак, ашларны бөтенләй диярлек ашамыйлар, алар аяк өстендә капкалап ала торган кешеләр. Иртәнге кофеларын машинада эшкә барышлый гына эчәләр, төшке ашны күршедәге бургернаядан кереп алалар, кичен тагын нәрсәдер генә капкалыйлар. Бездәге шикелле гаилә белән җыелып утырып иркенләп ашау, өстәл артында ярты сәгать гапьләшү кебек гадәтләр аларда бөтенләй юк. Кичләрен җыелып сөйләшергә, ишек алдына чыгып, музыка куеп сөйләшеп утырырга яраталар. Эштән шулай ял итәләр. Бездәге кебек җыештыру, ашарга пешерү кебек эшләр белән мавыкмыйлар, бакчалары да юк.

Аларда капка-койма бөтенләй юк. Бу мине башта бик шаккаттырган иде. Тәрәзәгә пәрдә дә элмиләр. Кеше-кешедән капкалар артына качып, чаршаулар белән капланып яшәми, чөнки беркем беркемне тикшерми.

Кайбер американнар өйдә аяк киемнәре белән йөриләр, гомумән, өйдә вак-төяк чүп-чарны күп тоталар кебек тоелды миңа.

– Ә иң гаҗәпләндергәне нәрсә булды?

– Мине иң гәҗәпләндергәне – этләрне балалар кебек үк тәрбиялиләр, яраталар, коляскаларда йөртәләр. Һәр гаиләдә токымлы эт бар, аны гаилә әгъзасына саныйлар, хәтта туган көннәрен бәйрәм итүчеләр дә бар. Бу бәлки гаиләдә балалар әз булуы белән аңлашыладыр, ләкин ничек кенә булмасын, миңа бу бик сәер тоелды.

Ә гомумән алганда, американнар аралашучан, ачык күңелле, урамда нәкъ авылдагы кебек: таныш булмаганнар белән дә исәнләшеп узалар, зарланмыйлар, шәхси проблемалары турында сөйләшмиләр. Беркемнең дә бер җире дә авыртмый, алар һәрвакыт бәхетле. Тормышка позитив караулары миңа бик ошады. Ләкин бу елмаю артында кайчак ни ятканын белеп булмый, алар үз эмоцияләрен бик күрсәтмиләр, ә Россия иленнән килүчеләр мондый һәрвакыт елмаюлы йөздән “подвох” эзләргә күнеккән.

– Чит илдә яшәп караганчыга кадәр һәм инде туган илеңә кире кайткан СИН. Энҗе шул укмы, әллә үзгәрдеме?

– Икесе ике кеше. Чит илдән күп нәрсәгә карашларым үзгәреп кайтты. Башка кешеләр ничек яшәгәнен күргәч, күзаллау киңәя. Без үзебезнең гореф-гадәтләргә, көнкүрешебезгә шулкадәр күнеккән, кемдер каядыр бөтенләй башкача яши дип уйламыйбыз да. Үзең шуны күреп, тоеп, белеп кайткач, күп әйбергә башкача карый башлыйсың. Илебездәге яшәешкә дә эчендә кайнап түгел, ә читтән күзәтүче ролендә бәя бирергә өйрәнәсең. Мәсәлән, Американнар күп әйбергә җиңел карыйлар, кеше сөйләмиләр, алар күбрәк үз эшләре белән мәшгуль. Елмаерга да сәбәп кенә эзләп торалар кебек. Ә без зарланырга, юк кына әйберне дә зурайтырга яратабыз, үзебез үзебезнең тормышны катлауландырабыз, боегып йөрибез. Ләкин без, русча әйтмешли, бик “душевно” яшибез. Бездә барысы да чын күңелдән эшләнелә: зарлануы да, шатлануы да. Аларда исә кешеләр кайвакыт “бәхетлелек” битлеге кигән кебек тоела. Бездә гаилә аерым бер яшәеш кебек, мөнәсәбәтләрне нык саклыйбыз, кадерлибез. Ә менә чит илдә мин никтер гаилә әгъзалары эчендәге җылылыкны бик сизмәдем. Кыскасы, һәр илнең үз үзенчәлекләре, уңай һәм тискәре яклары бар, кайткач аларны мин тагын да ачыграк тоя башладым.

– Америкада яшәп калыр идеңме?

– Каласы килгән мизгелләр булмады дисәм, ялганлау булыр. Гел бер төрле яшәештән кинәт бөтенләй башка илгә күчү кызык ул, тормышың 180 градуска үзгәрә. Моңарчы сине бик борчыган мәсьәләләрнең чүп кенә икәнен аңлыйсың, бөтенләй башка проблемалар, уйланулар белән яши башлыйсың. Бу тормышың әле бертөрлелеге белән туйдырмаган була, кызыклы тоела. Яшәү ягыннан да анда мөмкинлекләр күбрәк, тормыш та мәшәкатьсезрәк кебек. Ләкин, ни дисәң дә, якын кешеләрең янына кайтасы, әни җылысы белән пешерелгән кайнар шулпаларны авыз итәсе, үз телеңдә иркенләп сөйләшәсе килә. Туган җир тартып кайтара.

– Синең кебек үк чит илдә эшләргә җыенган студентларга киңәшең?

– Курыкмаска, үзеңә ышанырга һәм бары яхшы нияттә генә булырга. Онытмагыз: читкә чыгып киткәндә үзегез өчен бары сез генә җаваплы. Беркайчан да боекмагыз. Авыр тоелган мизгелләр дә җайлана ул, ярдәм кулы сузарлык кешеләр килеп чыга. Дөньябыз шундый матур, кешеләре шулкадәр төрле, мөмкинлекләр чиксез! Белеп торыгыз: сез бәһасез тәҗрибә туплап кына калмыйча, иң күңелле, онытылмас вакыйгалар хәбәрдары булачаксыз. Бу көннәрегез матур мизгел булып, мәңгелеккә күңелдә калачак әле, әйткән иде диярсез! Күпме вакыт үтсә дә искә төшеп, йөзегездә бәхетле, бераз сагыну-сагышлы (ностальгияле), җылы елмаю балкыр!

Раилә Вәлиуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе студенты.