Кариев театры яшьләр аудиториясе өчен Бөтенроссия драматургия конкурсы игълан итә

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен I “ASYL” Бөтенроссия драматургия конкурсы үткәрелүе хакында игълан итә. Конкурс 2019 елның 5 июленнән 30 ноябренә кадәр уза.

Театр драматургларда балалар һәм яшьләр өчен заманча пьесалар язуга кызыксындыру уяту, яшь тамашачы театрлары репертуарын баету, театрларны балалар аудиториясе өчен яңа пьесалар куюга стимуллаштыруны планлаштыра.

Гүзәл Сәгыйтова, театр директоры: “Бүгенге көндә без балалар һәм яшүсмерләр пьесаларына мохтаҗлык кичерәбез. Конкурсны ике телдә – рус һәм татар телләрендә игълан итәргә карар кылдык, талантлы авторларларны эзләүдә чикләрне киңәйтергә булдык. Әлбәттә, милли театр буларак, без милли драматургияне һәм театр сәнгатен үстерү бурычын күз алдында тотабыз. Шулай да беренчел максат — баланың катлаулы дөньясы, аның кичерешләре турында эчкерсез сөйләшү”.

“ASYL” – чынлык, камилеккә ишарә. Конкурска тәкъдим ителгән әсәрләр арасында театр балалар, яшүсмерләр, хәзерге яшьләр проблемалары, фикер һәм хисләр чынлыгын күрергә тели.

Конкурска 0 дән 18+ кә кадәрге балалар һәм балалар хакындагы төрле жанрдагы пьесалар көтелә. Яңа ел һәм башка бәйрәмнәргә сценарийлар, прозага инсценировкалар, әдәпсез телдә язылган текстлар кабул ителми.

Оештыручылар әкиятләр, комедия, комикс, драма, метадрама, гыйбрәтле хикәя (мәсәл), маҗаралар, хыялый, феерия, тарихи, парабола-пьесалар, вербатим техникасында язылган текст һ.б. жанр һәм стильдә язылган пьесаларны укырга әзер.

Конкурс 4 номинациядә үткәрелә, һәр номинациядә 1 пьеса җиңеп чыга.

Конкурсның электрон адресы: asyltextkariev@mail.ru.

Конкурс һәм гаризаны (заявка) рәсмиләштерүнең тулы кагыйдәләре https://karievteatr.ru сайтында.