Кариев театрына керү тыелмый

4 октябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакле белән яңа сезонны ачты.

Ачылышны тамаша кылырга якынча 300 кеше килгән иде. Алар арасында Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, Казан Яшь тамашачы театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов белән театр директоры Айгөл Горнышева, Казан музыка училищесы директоры Айрат Җаббаров, «Əкият» Татар дәүләт курчак театры директоры Роза Яппарова, Түбән Кама театрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Галиев һәм башка кунаклар бар иде.

Тамашачыларны театр каршындагы мәйданда яңа перформанс белән хореограф Нурбәк Батулла каршы алды. Анда театр училищесы студентлары катнашты.

Фойеда исә «Калеб. Яңа дулкын» яшь шагыйрьләре кунакларны шигырьләр укып сәламләде, Болактагы Яшьләр театры оркестры солистлары чыгыш ясады. Быел Кариев театрында төрле әсәр геройларыннан торган җанлы витрина да бар иде.

«Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектаклен балалар да, олылар карады. Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов һәм директор Гүзәл Сәгыйтова коллективка ак юл, уңышлар, яңа ачышлар теләделәр.

Фото: Рәмис Нәҗмиев.