Катлаулы операцияләр КФУда ясала

КФУ Татарстанда беренчеләрдән булып уролитиазны дәвалауда инновацион система булдырган һәм кулланылышка керткән. Мондый беренче операцияне урология бүлегенә «мочекаменная болезнь, камень в верхней трети мочеточника, острый калькулезный пиелонефрит» диагнозы белән китерелгән 67 яшьлек авыруга ясаганнар. urologiya

Мондый авыру булганда кичекмәстән медицина ярдәме күрсәтелергә һәм операция ясалырга тиеш.

Операция вакытында университет галимнәре лапароскопик уретеролитотомия ясаганнар. Югары технологияле методика кечкенә генә бер кисем аркылы организмдагы ташларны алып бетерү мөмкинлеге биргән. Бу метод ярдәмендә зур, таркалмый торган, тыгыз ташлар булганда да операцияләр ясап була.

Операциядә катнашкан барлык галимнәр дә Россиянең иң алдынгы медицина үзәкләрендә, махсус конференция һәм семинарларда тәҗрибә туплап кайткан белгечләр. Моннан тыш клиникада эшләүче табиблар даими рәвештә урологиядә эндоскопик хирургия буенча белемнәрен арттырып торалар һәм махсус дистанцион мәктәп эшчәнлегендә актив катнашалар.

Моңарчы дәвалауның әлеге төре Мәскәү һәм чит ил клиникаларында гына башкарыла торган булган. Хәзер исә, КФУ галимнәренең тырышлыгы нәтиҗәсендә, Идел буе регионнарында яшәүче һәм медицина ярдәменә мохтаҗ булган һәркем катлаулы операцияне Казанда гына ясата алачак.