«Каурый каләм» җиңүчесенә татар журналистикасына укырга керү өчен өстенлекле шартлар бирелә

2020 елның 1 февраленнән Яшь журналистларның “Каурый каләм” IV Бөтенроссия конкурсы старт алды. Аны Казан федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе оештыра.

Ул мәктәп-гимназияләрнең югары сыйныфларында, шулай ук һөнәри урта белем бирү учреждениеләрендә белем алучы татар яшьләре арасыннан журналистикага тартылучыларны барлау максатында уздырыла.

Казан федераль университеты һәм Татарстан Журналистлар берлеге тарафыннан игълан ителгән әлеге бәйге интернет-конкурс рәвешендә узачак. Анда катнашырга теләүчеләр “Журналистика” яки “Публицистика” номинациясе буенча үзләре язган иҗади эшләрне kaurikalam@mail.ru электрон адресына юллыйлар. Мәртәбәле жюри аларга үз бәясен бирә, иң уңышлыларын сайлап алып матбугатка тәкъдим итә.

Конкурс 2020 елның 13 маена кадәр дәвам итәчәк. Аның нәтиҗәләре 19 майда – Татарстан матбугаты көнендә игълан ителәчәк.

Гран-при иясе һәм номинацияләр буенча җиңүчеләр КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендәге татар журналистикасы бүлегенә өстенлекле шартларда укырга керә алачак. Аларга шулай ук яшь журналистлар өчен уздырыла торган “Алтын каләм” республика фестиваленең финалында катнашу хокукы бирелә.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама аша белергә мөмкин.