«Кая барсам да, татар эзлим»

Яз безгә март ахырында гына килеп җитә. Нәкъ менә шушы көннәрдә язның җылы сулышын тоя башлыйбыз, аның тәэсиренә бирелеп, күңелебез үзенә урын тапмый, очынып йөргәнне сизми дә калабыз. Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Әлфия Шәүкәт кызы Йосыпованың да шушы матур, җылы, хисләр ташкан мәлдә дөньяга килүендә ниндидер бер үзенчәлек бар кебек. 24 нче март көнне үзенең юбилеен билгеләп үтүче Әлфия Шәүкәтовнага без үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.

taNmUwoRzXw
− Әлфия Шәүкәтовна, хәерле көннәр! Туган көнегез уңаеннан сезнең белән сөйләшергә теләгән идек. Сез яз аенда, табигать язга таба йөз тотканда тугансыз. Бу үзенчәлек сезнең холкыгызда чагыламы?
− Минемчә, чагыладыр. Әйе, һәр кешенең туган фасылы холкында чагыла. Мин дә үземне яз кебек күңелле кеше, позитив кеше дип уйлыйм.
− Сездә Кучкар йолдызлыгы сыйфатлары да сизеләме икән? Гомумән, сез йолдызнамәләргә ышанасызмы?
− Йолдызнамәләрдә язылган күп нәрсә минем холкымда бар. Кучкар кебек, бер караганда, үҗәт, максатчан, икенче караганда, кирелек тә бар. Кучкарга нинди яхшы сыйфатлар язылган, миндә барысы да бар кебек, ә кире сыйфатлары миндә түгел, башка Кучкарларда бар дип уйлыйм (көлә).
− Кечкенә Әлфия турында сөйләп үтсәгез иде. Ул ниндирәк кызчык иде? Мәктәп еллары хәтерегездә сакланамы?
− Мин − үземне белә-белгәннән бирле бик актив, халык арасында булырга яратучы лидер. Мондый сыйфатларымны укытучылар да күреп алгандыр инде, юкса мәктәптә комсомол секретаре, дружина советы председателе, староста итеп билгеләмәсләр иде. Нинди башлап йөри торган эш бар, барысында да мин идем. Университетның икенче курсында укыганда, мәсәлән, мин − татар бүлегендә укый торган студентка − рус бүлегендә укый торган студентлар белән бергә Казанның 4нче мәктәбенә пионер-вожатый булып киттем. Мин − ул вакытта авылдан килгән, шәһәр мәктәбе мохитен тоймаган, шәһәр укучылары белән эшләмәгән кыз бала − алар белән төрле чаралар үткәреп йөргәннәребезне әле дә хәтерлим. Аннан соң инде филология фәннәре докторы, профессор Флёра Садриевна Сафиуллина үзе оештырган “Дәрья” фәнни түгәрәгенә мине җитәкче итеп билгеләде. Университетны бетергәнче, шул “Дәрья” түгәрәген оештырып, бик күңелле, бик файдалы чаралар үткәрә, башка фәнни оешмаларда эшләгән галимнәрне чакыра идек. Шул ук КВН, Тел көннәре, фәнни конференцияләр үткәргәнебез хәтердә. Бу чараларга бик күп кунаклар килә иде. Без дә, үз чиратыбызда, аларга бара идек. Мәсәлән, өченче курста укыганда, группадашым Ләйсән Шәрифуллина белән Ташкентка барып, анда чыгыш ясадык. Соңгы курсларда группа старостасы булып тордым. Гомумән алганда, гел шундый актив позициядә идем. Эшли башлагач та, 1994 елны аспирантураны тәмамлагач, берничә елдан соң мине Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарих факультетына читтән торып уку һәм фән эшләре буенча декан урынбасары итеп билгеләделәр. Шунда мин 2008 нче елга кадәр эшләдем. 2008 нче елда гамәли тел һәм тәрҗемә кафедрасы мөдире итеп билгеләндем. Җитәкче урынында булуның үзенең плюслары һәм минуслары бар. Күп вакытымны эшкә багышлыйм һәм, иң кызганычы, фән белән шөгыльләнергә вакыт калмый. Мондый ритмга кеше шулкадәр тиз ияләшә икән, менә мин хәзер үземне шул өстәмә вазифалардан башка күз алдына да китерә алмыйм. Миңа, мәсәлән, дәрескә генә килеп киткән укытучының тормышы бик күңелсез кебек тоела. Ә менә институт тормышында кайнау, төрле чаралар үткәрү, күп вакыйгаларны үз күзләрең белән күрү, тою ниндидер яңа көчләр бирәдер сыман. Бу да Кучкарның бер сыйфатыдыр. Кучкар булмасам, башка төрле тыныч холыклы кеше булсам, бәлки, мин эшли дә алмас идем, бәлки, миңа ул эшне кушмаслар да иде.
— Үзегезнең тормышыгызны филология белән ничек бәйләргә булдыгыз? Укырга керер алдыннан кайсы юлларны сайлау алдында калган идегез? Нинди уку йортлары турында уйладыгыз?
— Андый сайлау хәтта булмады. Бик бәләкәй вакытларда, әле башлангычларда укыганда, врач, кибетче, тагын әллә кемнәр булам дигән фикерләр бар иде. Әмма дүртенче сыйныфтан башлап, мин татар теле укытучысы булам дип, үземнең киләчәгемне билгеләдем. Һәм шуннан соң минем фикерем үзгәрмәде. Миңа медицина институтын да тәкъдим иттеләр, чит телләр факультетына да бар, диделәр. Башка мәктәпләрдә укытылмаган бер чорда, инглиз телен безнең мәктәптә бишенче сыйныфтан ук укыттылар. Ләкин минем максатым ачык, фикерем төгәл иде: мин татар теле укытучысы булырга телим. Ул 80 нче еллар җиңел заман түгел, татар теленең беткән заманы. Бик күп кешеләр “Барма, тел бетә, эшсез каласың, укыганың әрәм китәр” диделәр, әмма мин бернигә карамыйча университетка кердем. Минемчә, татар теле башка статуска күчте, үсеп китте, тел турындагы дәүләт Законы кабул ителде. Шуңа күрә үкенмим, шушы һөнәргә ия булуыма бик шатланам һәм бик горурланам.
— Ә хәзер татар теленең урынын ничек күз алдыгызга китерәсез, татар теленең перспективаларын күрәсезме?
— Тарих ул − тәгәрмәч кебек, әйләнеп тора. Әлбәттә, бүгенге көнне 90 нчы еллар белән чагыштырганда, татар теле үзенең позицияләрен югалта, дибез. Минемчә, институтыбыз эшчәнлеген генә алсак та, шуны күрәбез: без елына биш йөз студентка татар теле һәм әдәбиятыннан профессиональ белем бирәбез, ел саен яңа программаларга студентлар, магистрлар кабул итәбез, телләрне саклау буенча дәүләт программасы эшли, ел саен татар телендә йөзләгән китап басыла, газета-журналлар чыга, чит илләрдә татар теле белән кызыксыналар. Минемчә, татар теленең перспективасы борчылырлык түгелдер дип уйлыйм. Татар бар икән, татар теле булачак.
— Остазларыгыз дип, кемнәрне атый аласыз? Кайсы укытучылар хәтерегезгә уелып калган, ни өчен?
— Без бик бәхетле буын, без татар теле, татар әдәбиятының корифейларында укыдык. Минем иң якын остазым – филология фәннәре докторы, профессор мәрхүм Флёра Садриевна Сафиуллина. Ул мине фән дөньясына кертте, тәрбияләде, үстерде. Икенче курстан башлап, мин аның җитәкчелегендә курс эшләре яздым, аннан диплом, кандидатлык диссертациясе, докторлык диссертациясе якладым. Ул оештырган кафедрада эшләдем һәм аннан соң, аның юлын дәвам итеп, кафедраны җитәкләдем. Шуңа күрә мин тормышымда иң бурычлы кешеләрем дип, әти-әниемне һәм Флёра Садриевнаны әйтә алам. Әлбәттә, мин академик, олпат галим, тюрколог Диләрә Гариповна Тумашевада укуым, Вахит абый Хаков, Гомәр Фәизович Саттаров, Мөхәммәт абый Мәһдиев, Зәет абый Мәҗитов, Шәйхи абый Садретдинов, Хатип абый Миңнегулов, Марсель абый Бакировларда укуым белән горурланам. Безнең кураторыбыз булган Фәһимә апа Хисамова белән бүген дә аралашып, бик әйбәт элемтәдә яшибез. Без татар филологиясенең иң күренекле вәкилләреннән дәрес алдык. Шулай ук мин үземнең остазым итеп, Мирфатыйх Зәкиевич Зәкиевне дә саныйм. Ул минем докторлык диссертациямә оппонент булды, бүген дә аның белән фәнни мөнәсәбәтләрдә яшибез. Ул үзе Флёра Садриевнаның остазы, шул рәвешле, безнең арада фәнни туганлык урнашты. Мирфатыйх Зәкиевич үзе безгә “минем оныкларым” дип дәшә, ягъни Флёра Садриевна укыткач, ул безне, ничектер, бик якын күрә. Мәктәп укытучыларымнан тарих һәм татар теле укытучыларымны аерып үтәсем килә. Менә шундый укытучылар миңа тормыш юлымда, профессиямдә үземне табарга ярдәм иттеләр.
— Галим кешенең шәкертләре булу кирәкме?
— Минемчә, кирәк. Галим кешенең шәкертләре, үз мәктәбе булырга тиеш, чөнки галимнең шәкертләре аның фикердәшләре була.
— Шәкертләр һәм студентлар белән эшләү үзенчәлеге нидә?
— Мин Флёра Садриевнаның безнең белән ничек эшләгәнен күз алдыма китерәм һәм хәзерге вакытта безнең үз студентларыбыз белән ничек эшләгәнебезне уйлыйм. Әлбәттә, аерыла. Флёра Садриевна безнең һәр мәкаләне укып, әллә ничә тапкыр тикшереп, төзәтеп, үзенең фикерләрен әйтеп, һәрдаим безнең белән очрашып эшли иде. Ә хәзер, беренчедән, техника бар, студентлар бик акыллы, үзләре бөтен мәгълүматны табалар, икенчедән, безнең вакытыбыз бик кысан. Әмма мин студентларны бик яратам, хәзерге укучыларның күзаллаулары бик киң, татар теле белән башка телләрне чагыштырып өйрәнү мөмкинлеген барлыкка китерерлек телләр беләләр. Шуңа күрә мин студентлар белән рәхәтләнеп эшлим, яратам һәм киләчәктә дә эшләрмен дип уйлыйм. Аллага шөкер, хәзерге көндә минем җитәкчелегемдә хезмәтләрен яклаган укучыларым арасында дүрт фәннәр кандидаты бар, хәзер инде менә ике укучымның диссертацияләре әзер, алар тиздән яклаячак.
− Буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез?
− Буш вакытыгыз бармы дип сорарга иде (көлә). Ул бик күп түгел инде. Әмма буш вакыт булса, китап укырга яратам.
− Ә нинди китаплар укыйсыз?
− Күбрәк татар китапларын. Кайтып-кайтып укый торган китапларым бар. Мөхәммәт абый китаплары, Әмирхан Еники әсәрләре шундыйлар рәтендә. Хәзерге көннәрдә соңгы вакытта зур кызыксыну уяткан “Зулейха открывает глаза” китабын укыйм. Бу әсәр турында фикер каршылыклы, ләкин, минемчә, әдәби әсәрнең күбрәк яхшы ягын күрергә кирәк.
− Буш вакытыгыз күбрәк булса, нишләр идегез?
− Буш вакытым күбрәк булса, әлбәттә, сәяхәткә чыгар идем. Мин сәяхәт итәргә, чит илләрдә булырга яратам. Мәсәлән, Европадан башласак, Швеция, Финляндия, Чехия, Германия, Венгрия, Франция, Голландия, Төркия, Кытай. Шушы илләрнең кайберләрендә берничә тапкыр булганым бар. Әйтик, Төркиягә төрле конференцияләргә, фәнни командировкаларга, Кытайга дәүләт программасы буенча еш бардык. Аннан соң инде шәхси элемтәләр урнашып, сәяхәткә, кунакка барган очраклар да булды. Кая барсам да, татар эзлим. Мине чит илләрдә яшәүче татар диаспораларының сөйләме, теле кызыксындыра. Төрле илләрдә яшәгән диаспораларда татар теле төрлечә саклана. Мәсәлән, Кытайда уйгырлашу сизелә, Төркиядә исә Госмания авылындагы татарларның теле төрек теле белән бик керешеп киткән. Финляндиядә, Америкада исә татар теле алай ук үзгәрмәгән, чөнки алар урамда фин телендә, ә өйдә татар телендә сөйләшкәннәр. Ул буыннан-буынга бирелә торган милли код кебек сакланып калган.
− Яраткан җырчыларыгыз бармы?
− Мин классик җырчыларны −- Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловаларны яратам. Әлфия Авзалованы минем әти-әнием дә бик яраткан. Әниемнең миңа Зөлфия дип исем кушасы килгән, ләкин әтинең яраткан җырчысы Әлфия Авзалова булганлыктан, миңа Әлфия дип исем кушканнар. Габдулла Рәхимкуловны яратам, ул чыгышы белән безнең авылныкы. “Балкый Шәйморза утлары” җыры – ул безнең авыл турындагы җыр. Флёра Сөләйманованы, Хәмдүнә Тимергалиеваны яратам. Хәмдүнә белән безнең холкыбыз да туры киләдер кебек (көлә). Ә яшь җырчылардан Филүс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллин иҗаты ошый.
− Иң еш кабатлый торган тормыш девизыгыз?
− “Барысы да үтә”. Әлбәттә, авыр яки җиңел, күңелле һәм күңелсез вакытлар да була, әмма алар барысы да үтә.
− Студентларга нинди теләкләрегез бар?
− Иң беренче чиратта, кая гына булсалар да, нәрсә генә эшләсәләр дә, татар булулары белән горурлансыннар. Кеше зыялы булырга теләсә, үзенең туган телен белергә тиеш. Нинди генә телне, нинди генә һөнәрне үзләштереп тә, туган телен белмәсә, ул кешенең башкалар күз алдында хөрмәте булмый. Һәм, әлбәттә инде, укырга. Укырга һәм креатив булырга. Безнең бүлек студентлары креатив, мин студентларның уңышларына шатланам. Төрле юнәлештә уңышлар казанабыз. Күп студентларыбыз бишлегә генә укыйлар, күбесе бүлегебез, институтыбыздагы концерт, кичәләрдә катнашалар, иҗат белән шөгыльләнәләр, төрле конкурсларда урыннар яулыйлар. Шатланып әйтә алам, безнең бүлектә татар рухы, теле, тормышы тулы канлы булып яши. Матбугатта, газетада кайчакта төрле хәбәрләр күренә: “Татфак юк, татфак беткән» кебек сүзләр ишетергә туры килә. Минемчә, аны безнең бүлекне белмәгән кешеләр сөйли. Монда килеп, безнең бүлекне, безнең студентларны күрсәләр, андый фикерләр ишетелмәс иде. Билгеле, элеккеге татфак белән хәзергесен чагыштырсак, алар бер-берсеннәр аерылалар. Хәзерге татфак мин укыган вакыттагы татфак белән чагыштырганда, бик югары дәрәҗәдә. Хәзер бездә чит телләр укытыла, йөз төрле проект, әллә нинди стипендияләр бар. Без укыган вакытта дәрес өйрәнә идек, кырык сум стипендия ала идек һәм библиотекага йөри идек, башка нәрсә юк. Ә хәзер студентлар өчен мөмкинлекләр бик күп. Хәзерге вакытта миллилек безнең яшьләрдә күбрәк чагыла.
− Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Әлфия Шәүкәтовна! Сезне чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, эшегездә зур уңышлар, имин тормыш телибез. Һәрвакыт яшь күңелле, яз фасылы кебек көләч, мөлаем булып калыгыз!

Әңгәмәне 2 нче курс студенты
Сәлахова Алсу әзерләде