Каюм Насыйри институты Бөтенроссия премиясе лауреаты булды

Казан федераль университетының «Каюм Насыйри институты» телләр күптөрлелеген саклау буенча Бөтенроссия премиясе лауреаты булды. Проектның җитәкчесе — Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, филология фәннәре докторы Рәдиф Җамалетдинов. 

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтын «Телләр сәясәте: бөтенроссия экспертизасы» форум-диалогында профессор, педагогика фәннәре докторы, рус һәм чит ил филологиясе югары мәктәбе директоры Резеда Мөхәммәтшина тәкъдим итте. Ул «Ключевое слово» премиясен гамәлгә куючыларга, Казан лингвистика һәм лингвометодик фәнни мәктәпләренең эшен дәвам итүче Л. Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты коллективының эшләрен югары бәяләүче экспертларга рәхмәт әйтте.