Казан 2019 елгы кышкы Универсиада уты Эстафетасын кабул итте

Казанда 2019 елгы XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиада Утын тапшыру тантанасы узды. Эстафета Игенчеләр сарае янындагы төшкә кадәр ярты сәгать кала старт алды. Иртәдән үк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы янындагы мәйданда яшьләр, студентлар һәм җәмәгать оешмалары активистлары җыелды. 

 Старт алдыннан эстафетада катнашучыларны ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева, Красноярск крае губернаторы киңәшчесе Антон Натаров, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров сәламләде. Казан федераль университетының төп корпусы янында шәһәр Ут касәсен кабызды. Биредә шулай ук 11:00 сәгатьтә концерт программасы да оештырылды.

Татар халык биючеләренә сокланып, Кытайдан килгән 1 нче курс студенты Ван Чжаньчжэн хис-кичерелешләре белән уртаклашты:

-Миңа татар халык биюе ошый. Ул бик күп энергия сарыф итүне сорый, гел хәрәкәтләнеп торырга кирәк, ә бу сәламәтлеккә файдалы. Шуңа күрә биик, дуслар!

Яшьләргә замана җырлары я;гырап торды. Урамда салкын булуга карамастан, һәммәсе активлык күрсәтте

Эстафета Казан урамнары буйлап узып, КФУның төп бинасы янында тәмамланды. Татарстан Республикасы башкаласында маршрутның гомуми озынлыгы 2500 м. тәшкил итте. Анда Универсиада факелын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Красноярск крае губернаторы Александр Усс көтеп торды. Татарстан башкаласының төп урамнары буйлап факелны барлыгы 24 кеше йөртте.

Кышкы ярышлар 2019 елның 2 мартында Красноярскида башланачак.

Ралинә Заһидуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.