Казан Федераль университеты Көнчыгыш-Казахстан дәүләт университеты делегациясен кабул итте

Казан федераль университеты С. Аманжолов исемендәге Көнчыгыш Казахстан дәүләт университеты делегациясен кабул итте. Визитның максаты-хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу.

Делегация составына Стратегик үсеш һәм фәнни эшләр буенча проректор Ирина Ровнякова, табигыят фәннәре һәм технологияләр факультеты деканы Досым Ерболатулы, «Зыяткер» фәнни-белем бирү үзәге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Светлана Стельмах, шулай ук коллектив кулланыштагы Милли лаборатория мөдире Алия Ногуманова керде.

Казан университетын Тышкы элемтәләр буенча проректор Линар Латыйпов  тәкъдим итте.

Очрашуда шулай ук физика институты директоры Сергей Никитин, Химия институты директоры Владимир Галкин, халыкара мөнәсәбәтләр институтының фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Лилия Иликова катнашты.

Традиция буенча кунаклар Казан Федераль университетының тарихи музеенда һәм «Ленин» аудиториясендә булдылар. Аннары Линар Латыйпов университет презентациясен күрсәтте.  Ул югары уку йортының структурасы, эшчәнлекнең төп юнәлешләре, заманча җиһазланышы турында сөйләде.

КФУ проректоры кунакларның игътибарын проект эшенә юнәлтте. Визит программасы кысаларында делегация әгъзалары институтлар белән танышачаклар, анда инде урыннарда үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, фикер алыша алачаклар.

Хәзерге вакытта КФУда Казахстанның 680 гражданы белем ала: алар арасына бакалавриат, магистратура, белгечлек студентлары, шулай ук стажерлар һәм башкалар керә. 2013 елдан алып 2018 елга кадәр КФУ галимнәре Казахстан университетларындагы коллегалары белән хезмәттәшлектә 81 фәнни мәкалә әзерләгән иде.

Үз чиратында стратегик үсеш һәм фәнни эшләр буенча проректор Ирина Ровнякова үз университеты турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Көнчыгыш-Казахстан дәүләт университеты — классик, күп профильле университет. Ул 1952 елда оешкан. Университетта 2015 елдан алып 4 факультет бар.

Очрашу ахырында проректор Латыйпов хезмәттәшлеккә әзер булуын ассызыклады. Делегация визиты физика һәм химия институтының лаборатория комплексын карау белән дәвам итте.

Диана Садретдинова әзерләде.