Казан федераль университеты профессоры Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.

Бу тантана күренекле тарихчы, КФУның мөхтәрәм профессоры, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитетының беренче рәисе Индус Ризак улы Таһиров 80 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үткән көннәрдә Казан университетының Актлар залында үтте. Юбилярны КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башка мәртәбәле кунаклар тәбрикләде.

Индус Тагиров 2

 

Индус Таһиров – илгә, халыкка, фәнгә хезмәт итүнең күркәм үрнәге, студентлар өчен өлге, республикабызның тере легендасы. Галим 1936 нчы елның 24 нче маенда ТАССРның Шөгер районы (хәзерге Лениногорск районы) Иске Шөгер авылында туа. 1963 елда КДУның тарих-филология факультетын, 1966 елда КДУ аспирантурасын тәмамлый. 1967 елда диссертация яклап (Казанда совет хакимияте урнашуның үзенчәлекләре анализлана), тарих фәннәре кандидаты була. 1980 елдан профессор, Казан дәүләт университетының тарих кафедрасы мөдире. 1995 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

Индус Тагиров 5

«Бүгенге көн – Индус Ризак улының бар тормыш юлын бәяләрлек биеклек ул. Бу юл – күпләр өчен фәнгә, Ватанга, безнең университетка тугрылыклы хезмәт юлы. Ул киләчәк буыннар өчен үрнәк булып тора… Барлык гомерегезне диярлек Сез университетка багышладыгыз, тарихи мәгарифнең үсеше дә Сезнең исем белән бәйле,» – диде Илшат Гафуров.

Индус Тагиров 4

Чыннан да юбиляр университетыбыз өчен генә түгел, барлык Татарстан өчен дә күп эшләр башкарды. 1990 елда Индус Таһиров ТАССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация эшләүдә катнаша, 1991 елда, Татарстан вәкилләре илебез җитәкчелеге белән республика статусы турында сөйләшүләр алып барганда, аңа делегация җитәкчесе уррынбасары вазыйфалары йөкләнә. 1992 елда ул ТР яңа Конституциясенең төп бүлекләрен эшләүдә катнаша. Күренекле җәмәгать эшлеклесе 1994 елның февралендә ТР һәм РФ хакимиятләре арасында имзаланган килешүне әзерләүдә катнаша.

«Юбилярның барлык тормышы республикага багышланган, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Аның кызыксыну өлкәсенә Россия, Татарстан, татар халкы тарихы да керә… Университетта ул озын юл үтә: ассистент, өлкән укытучы, доцент, профессор, кафедра мөдире».

Үз чыгышы ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Индус Таһировка ТРның «Фидакарь хезмәте өчен» медален тапшырды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, юбилярның күп бүләкләре арасында бу беренче түгел. Ул Дуслык, «ТР алдында күрсәткән хезмәте өчен» орденнары белән бүләкләнгән.

Индус Тагиров 6

«Миңа бүген монда булу бик рәхәт, чөнки бу минем яраткан университетым, – дип тәэсирләре белән бүлеште Индус Таһиров. – Мин биредә хезмәт юлымны башладым һәм барлык гомеремне университетыбызны үстерүгә багышладым. Бу юбилей – нәтиҗә ясау түгел, ә башка халәткә күчү генә. Мин алга таба да республикабыз, университетыбыз үсешенә зур өлеш кертергә, хезмәт итәргә җыенам әле. Эшнең туктап тормавы турында чарада ике китабым тәкъдим ителү дә сөйли. Аның берсе – «Тормыш юлы буйлап» дигәне – әле генә Мәскәүдә басылып чыкты, ә икенчесе – Татарстанның яңа тарихына багышланган тарихи хезмәт».

Галим, җәмәгать эшлеклесе – Индус Таһиров шәхесенең ике төрле ягы, әмма тагын берсе – үрнәк, гаилә җанлы яхшы ир һәм әти кеше дә булуы.

«Безнең гаиләнең сере – бер-беребезгә юл куя белү. Кешене син теләгәнчә эшләргә мәҗбүр итеп булмый,» – дип сөйләде Индус Таһировның хатыны Люция Мөгыйновна.

Индус Тагиров 3

«Darelfөnүn» газетасы хезмәткәрләре Индус абыйны чын күңелдән юбилее белән котлап киләчәктә дә озын-озак гомер итүен, халкыбызны сөендереп бәхетле, сәламәт яшәвен телибез.