Казан федераль университеты студентлары кан бирү акциясендә катнаштылар

Казан федераль университеты студентлары Республика кан бирү үзәгенә бардылар. Бу акция ике вакыйгага туры бәйле: язның игелек атнасы һәм 20 апрель көнне Россиядә донор көне билгеләп үтелә.

Доброволецларның координаторы Гөлназ Мәрданова “КФУ-игелекле кешеләр планетасы”-дип белдерде. Акциядә 30га якын кеше катнашкан.

Һәр елны бу акциядә бик күп студентлар катнаша. Шуларның берсе — Артем Трегубенко. Ул ел саен кан бирергә килә.

Артем әйтүенчә, кан бирергә килгәнче диета тоту мөһим, майлы, кичке ризыклардан, тәмәкедән һәм алкогольдән баш тартырга кирәк.

Акция ахырында һәр катнашучыга “Мин — КФУ волонтеры” логотибы белән значоклар бүләк ителде.

Белешмә өчен. Бу акция бөтен Россия буенча һәр елны 22 апрельдә уза. Һәр елны катнашучыларның саны арта бара.

Диана Садретдинова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.