Казан федераль университеты цифрлы медицина өлкәсендә аерым программа әзерли

КФУ цифрлы медицина өлкәсендә аерым программа әзерли. Вуз ректоры Илшат Гафуров ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында КФУның Күзәтчелек советы утырышында шул хакта хәбәр иткән. Ректор университетның 2018 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

“Нәтиҗәле диагностика өчен, сурәтләрне һәм анализ нәтиҗәләрен эшкәртү буенча ясалма интеллект элементлары белән махсус машина алгоритмнары эшләнә. Бу хаталарны киметеп, кеше күзенә күренмәслек үзгәрешләрне вакытында ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Бу эшкә Казан университетының математиклары, физиклары, табиблары һәм ИТ-белгечләре җәлеп ителгән”, — дигән ректор.

Илшат Гафуров 2020 елга барлык өстенлекле юнәлешләрне цифрлы контент белән тәэмин итү өчен, электрон онлайн курслар эшләү буенча алты компетенция үзәге булдырылганын әйткән. Алгарышлы юнәлешләр буенча фәнни агрегаторлар һәм роботлаштырылган программалар потенциалын кулланып, тикшеренүләр белән идарә итү һәм журналлар чыгаруның бердәм электрон платформаларын эшләү төгәлләнүен белдергән.

Ректор әйтүенчә, абитуриентларда Бердәм дәүләт имтиханының уртача баллы буенча вуз 2018 елда федераль университетлар арасында лидерлыкны саклап кала. Чит ил студентлары саны буенча икенче урынга чыккан – вузда 7 меңнән артык чит ил студенты белем ала.

2018 елда фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибәи-конструкторлык эшләре күләме күпкә артып, 2 млрд сумга якынлашкан. Аларның саллы өлеше реаль сектор – әйдәп баручы чит ил һәм Россия компанияләре белән контрактлар хисабына формалаша.

Быел Ачык инновацион, технологик һәм социаль үсеш институты үз эшен башлап җибәргән. Бу уку елында ул барлык укучыларны эшмәкәрлек өлкәсендәге дисциплиналар белән 100 процент дәрәҗәдә колачларга мөмкинлек бирәчәк. 2018 елда инфраструктура үсешенә шактый акча юлланган. Университет клиникасы, КФУның баш бинасы, берничә уку йорты төзекләндерелгән.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.