Казан федераль университетында «Әни, әти, мин-спорт гаиләсе» ярышы узды

Бу ярыш университет стеналарында икенче тапкыр үткәрелә. Ул 21 апрельдә «Уникс”ның зур спорт залында узды.

Быел бу ярышта КФУның Фундаменталь медицина һәм биология, Геология һәм нефть-газ технологияләре, Физика, Бутлеров исемендәге Химия институтлары, Юридик факультет, Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр, Филология һәм мәдәниятара багланышлар, Психология һәм мәгариф һ.б. институтлары катнашты.

Уенда катнашучыларны КФУның Социаль һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Ариф Межведилов сәләмләде. Аның әйтүенчә, бүгенге вакыйга – бу спорт ярышы гына түгел, ә федераль университетның сәламәт яшәү рәвешен алга этәрү.

Уеннар башланыр алдыннан баш судья Миләүшә Арбеева катнашучылар белән музыкаль разминка үткәрде. Һәр команданың составында әти-әнидән һәм һәм баладан торган 2 гаилә, ягъни барлыгы алты кеше катнашты. Беренче эстафета катнашучыларның никадәр футбол һәм баскетбол туплары белән эш итә белүләрен тикшерде.

Өченче эстафета гаиләнең бердәмлеген тикшерде. Соңгы сынауда гаиләнең бердәм мезанизмын күрсәтер өчен һәр уенчының катнашуы кирәк булды.

Нәтиҗәдә, беренче урынны Физик тәрбия кафедрасы яулады, икенче урында — студентлар шәһәрчеге һәм өченче урында Фундаменталь медицина һәм биология институты булып чыкты. Алар кубоклар, грамоталар, сертификатлар һәм тортлар белән бүләкләнделәр. Калган командалар да шулай ук актив уен өчен мактау грамоталары һәм тортлар тапшырылды.

Диана Садретдинова әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.