Казан федераль университетында «Төнге борылыш» оештырыла

Казан федераль университетында (Кремль урамы, 35 нче йорт) 30 нчы ноябрьдә кичке сәгать алтыдан  «PRO НАУКА» түләүсез белем бирү проектының алтынчы сериясе башлана. Ул «Төнге борылыш» дип атала. Бу юлы «фән төне» тормышның төрле өлкәләрендәге инкыйлабка багышлана. 

Бер мәйданчыкка төрле-төрле чаралар җыелачак. Алар арасында фәнни-популяр лекторий, белем бирү интерактивлары, мастер-класслар, «акыллы» күңел ачулар бар. Фәннең мавыктыргыч һәм аңлаешлы булуына балалар да, өлкәннәр дә инана алачак.

Фәнни-популяр лекторий «Җәмгыять», «Фән» һәм «Сәнгать» дип аталган өч тематик секциядә тәкъдим ителә. Европа шәкелендәге татар мәдәнияте үсеше,  татарларның һәм башкортларның үзбилгеләнү проектлары, киләсе дүртенче сәнәгый инкыйлаб дәверендә безне ни көтүе һәм гравитацион дулкыннарны теркәү ысуллары, яңа дару уйлап табу галәм корабының ракета двигателен уйлап табуга тиң булуы сәбәпләре һәм сәнгать музейларына баруның никадәр файдалы булуы, шулай ук башка бик күп мәгълүматлар турында сөйләнеләчәк.

КФУ укытучылары һәм Калифорния университеты профессоры,  Н.И.Лобачевский исемендәге премия лауреаты Ричард Шейн (лауреатны  2017 нче елның 1 нче декабрендә Казан федераль университетында котлаячаклар), Иерусалимдагы Хәзерге заман сәнгатен өйрәнү һәм үстерү үзәгенең фәнни җитәкчесе Алек Эпштейн, Макс Планк исемендәге  гравитацион физика институтының фәнни хезмәткәре Эдвард Мусаев кебек чит ил галимнәре элекке һәм бүгенге революцион ачышлар турында чыгыш ясаячак.

Кунаклар интеллектуаль викториналарда һәм маҗаралы компьютер уеннарында үзләренең белемнәрен сынап караячак. Иң киң белемле катнашучылар тарих серләренә багышланган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уенына теркәлә ала. Тарихи  экспозицияләр, уеннар һәм күргәзмәләр 100 ел элек булган хәлләрне искә төшерергә, шул заман сулышын тоярга мөмкинлек бирәчәк. Мастер-классларда рәсемнәр, гамәли дәресләр һәм теоретик белемнәр аша төрле низаглардан качарга, рәссам-конструктивист яки оста сөйләүче булырга өйрәтәчәкләр.

 Балалар өчен тамашалы химик экспериментлар, “Фән хәзинәләре” шоу-тамашасы, яңа ел уенчыклары ясау буенча мастер-класслар һ.б. үткәреләчәк. Мәктәп укучылары өчен аерым зона булдырылачак. Психологлар, кабул итү комиссиясе белгечләре баланың һөнәри һәвәслекләрен билгеләргә ярдәм итәчәкләр, киләчәктә кайсы һөнәрләрнең популяр булуы турында сөйләячәкләр һәм югары уку йортына керү турындагы сорауларга җавап бирәчәкләр.

Чарада һәркем түләүсез катнаша ала. Чараның тулы программасы һәм анда катнашу өчен теркәлү тәртибе night.kpfu.ru сайтында бирелгән. «PRO НАУКА» проекты  Казан федераль университетында 2016 нчы елның июнь аеннан гамәлгә керде. Аның максаты – фән турында гади итеп сөйләү.

Чараның программасын безнең «ВКонтактедагы төркемдә» таба аласыз.