Казан Гагарин кубогын сагынды

3 нче март көнне Континенталь хоккей лигасының 10 нчы плей-офф уеннары башланып китте. Татарстаннан 2 команда быел Гагарин Кубогы өчен көрәшә: “Ак Барс” (Казан) һәм “Нефтехимик” (Түбән Кама). Аларның көндәшләре “Амур” (Хабаровск) һәм “Трактор” (Чиләбе).

“Ак Барс” 4 нче март көнне үз бозында беренче уенын үткәрде. Серияне “Ак Барс” командасының президенты Наил Маганов, Казан мэры Илсур Метшин һәм генераль менеджер Рафик Якупов ачып җибәрде. Наил Маганов: “Барысы да безнең кулда, Казан Гагарин кубогын сагынды!”-дип белдерде.

“Ак Барс” көндәшеннән күпкә остарак команда булуына карамастан, “Амур” безнең өчен уңайлы көндәш түгел. Шулай да, беренче уен 3:0 исәбе белән “Ак Барс” уңаена тәмамланды. Алкаларны: Джастин Азеведо, Ярослав Косов һәм Станислав Галиев кертте. Эмиль Гарипов үз капкасын “йозак” та калдырды.

5 нче март көнне үткәрелгән уен беренчесеннән күпкә аерылып торды. “Ак Барс” һөҗүмчесе Альберт Яруллин җәрәхәт алу сәбәпле, аның урынына Роман Манухов чыкты. Әйтергә кирәк, әлеге уенчы беренче тапкыр плей-офф уеннарында катнаша.

Беренче уендагы кебек үк “Ак Барс”лар уенны кызу башладылар, беренче минутта ук исәпне ачу мөмкинлеге бар иде, тик уңыш елмаймады. “Амур” капкачысы Юха Метсола 2 уенда да үз капкаларын булдыра алганчы саклады, югары уен күрсәтте. Җиңелүгә карамастан, “Амур” командасының  иң яхшы уенчысы, һичшиксез, капкачылары.

“Амур” командасы безгә тешләрен күрсәтте. 18 нче минутта кунаклар исәпне ачты. Кирилл Рассказов Эмиль Гарипов капкасына ачкыч яратты. Тәнәфескә командалар 0:1 исәбе белән китте. Икенче өзекнең 1 нче минутында ук Антон Ландер исәпне тигезләде. Татнефть-Арена боз сараена килгән тамашачы тынычлап куйды. Әлеге алка Ландер карьерысында КХЛ плей-оффында керткән беренче алка булып санала.

30 нчы минутта озак кына тырышканнан соң, Атте Охтамаа һәм Роман Манухов ярдәме белән, Станислав Галиев “Ак Барс”ны алга чыгарды. 35 нче минутта Зогорна исәпне тигезләде. Тик бу көнне уңыш “Ак Барс” уенчылары ягында иде. 56 нчы минутта Джастин Азеведо Юха Метсола капкасында тагын бер алка иңдерде. 5кә 3 уйнаган вакытта да, 4 минут 5кә 4 уйнаганда да, соңгы минутта 6га 3 уйнаганда да безнең команда уенчылары көндәшләргә исәпне үзгәртергә юл куймадылар. Соңгы 2 минутны тамашачы тын да алмый карады, Эмиль Гарипов капкасын кат-кат саклап калды.

Шулай итеп, сериядә 2:0! “Ак Барс”ка киләсе раундка чыгар өчен тагын 2 җиңү кирәк! “Ак Барс” киләсе уеннарны көндәшләр бозында уздырачак. Хабаровск шәһәренә «барслар» әлеге составта китте: капкачылар Гарипов, Мисбахов һәм Шарыченков, сакчылар Батыршин, Лямкин, Манухов, Марков, Мусин, Охтамаа, Сидоров, Токранов һәм Яруллин, һөҗүмчеләр Азеведо, Бурмистров, Галиев, Глинкин, Зарипов, Клинкхаммер, Косов, Ландер, Лукоянов, Малыхин, Попов, Потапов, Свитов, Секач һәм Ткачёв.

Хоккейчыларыбызга уңышлар телибез, исән-имин, хәвеф-хәтәрсез, җиңү белән кайтуларын көтеп калабыз.

Гөлсу Төхвәтуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе магистры

Фотолар «Ак Барс» хоккей клубының официаль сайтыннан алынды.