Казан халыкара лингвистика саммиты дәвам итә

Клиник лингвистика һәм нейролингвистикага багышланган пленар сессия узды.

Казан халыкара лингвистик саммиты дәвам итә. Аның кысаларында клиник лингвистикага һәм нейролингвистикага багышланган пленар сессия узды, анда ике докладчы чыгыш ясады.

Сессияне Россиянең танылган нейропсихологы һәм нейролингвисты, психология фәннәре докторы, профессор, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты нейропсихология лабораториясенең баш фәнни хезмәткәре Татьяна Ахутина ачып җибәрде. Чыгыш дисграфиягә, аны ачыклау, классификацияләү һәм котылу чараларына багышланган иде. Икенче булып Удине университетының когнитив психология профессоры Андреа Марини чыгыш ясады. Ул танылган Италия нейролингвисты һәм нейропсихологы, 4-12 яшьлек балаларның сөйләмен бәяләү өчен тестлар батареясы авторларының берсе. Андреа Марининың доклады тел эшкәртүнең ми коррелятларына караш эволюциясенә, бүгенге казанышларга һәм әлеге проблемага карашларга багышланган иде.

Шулай ук «Клиник лингвистика һәм нейролингвистика, психолингвистика» секциясе утырышы да узды.  КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гамәли һәм эксперименталь лингвистика кафедрасы мөдире Елена Горобец әлеге юнәлешнең модераторы буларак чыгыш ясады.

Секция эшендә Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты, М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү шәһәр педагогика университеты, Волгоград дәүләт социаль-педагогика университеты, Казан дәүләт медицина университеты, КФУ вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Секциядә сәяси лингвистика, реклама теле проблемалары, балалар сөйләме һәм фикерләү проблемалары (кечкенә яшьтәге балаларда сөйләм тайпылышлары, 5-6 яшьлек балаларда нарративларны лонгитюд тикшерү, яшүсмер мәктәп укучыларының псевдосүзләрен фонологик яктан эшкәртү, яшүсмерләрдә  миоклония эпилепсиясе булганда когнитив функцияләрне тикшерү, балаларның сөйләмен тернәкләндерүдә арт-терапия), кешенең психоэмоциональ хәлен өйрәнүнең лингвистик аспектлары, психометрик практика өчен психометрик инструментарийның лингвистик валидациясе мәсьәләләре (балаларның сөйләм статусын диагностикалау өчен инструментлар, өлкәннәрнең сөйләм статусын диагностикалау, үзәк сенситизация, баш әйләндерү).

Барлык докладларда дисциплинаара контекст ачык чагылды, чөнки тәкъдим ителгән тикшеренүләр тел белеме һәм башка фәнни дисциплиналар очрашкан урында тора.

Секциядә катнашучылар уңай тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм бер елдан KILS 2021 кысаларында очрашырга дип планлаштырдылар.

Автор: КФУның медиакоммуникацияләр үзәге