Казан химиклар мәктәбе Ульяновскины ничек яулаган?

Фән көне уңаеннан Ульяновск шәһәрендә 6нчы тапкыр “Прикоснись к науке” фәнни-популяр күргәзмәсе үткәрелде. Анда, Мәскәү, Ульяновск, Пенза югары уку йортларыннан кала, Казан федераль университетының Бутлеров исемендәге Химия институты да катнаша. Безнекеләр күргәзмәдә күз мирасларын – Казан химия мәктәбе музеен танытты. Шунысы мөһим: мондый чарада университетыбызның Химия институтында урнашкан әлеге данлыклы музейның беренче тапкыр гына катнашуы. Бу чара турында без Химия институтының 3 нче курс студенты, күргәзмәдә музейны танытырга булышкан Алинә Зиннуровадан сораштык.

DTB1MiRckME

—           Күргәзмә 10.00 сәгатьтән алып 18.00 сәгатькә кадәр эшләде. Һәр килгән кешенең – үз урыны бар. Без тамаша кылучыларга, мәктәп укучыларына, студентларга үзебезнең университет, мәшһүр химикларны тәрбияләп чыгарган мәктәп турында кызыклы мәгълүмат бирдек. Безнең тема “Пыяла эволюциясе” дип аталды. Музейда кайчандыр Бутлеров, Зинин эшләгән колбаларны, пыяла савытларны алып бардык. Химия үсешен чагыштырдык, шул савытларда балалар өчен тәҗрибәләр күрсәттек.

—           Сез тәкъдим иткән экспонатлар арасында иң кыйммәтлесе нәрсә иде?

—           Иң кыйммәтлесе – химиклар кулланган беренче савыт. Ул – риторта дип атала. Дөрес, аннан бүген кулланмыйлар. Музеебызда да кызыклы экспонат буларак урын алып тора ул. Без күргәзмәгә дә нәкъ менә шундый кыйммәткә ия – 19нчы гасырда эшләнгән савытларны тәкъдим иттек.

—           Кызыксынучылар күп идеме?

—           Без булган көннәр җомга һәм шимбәгә туры килгәнгә, балалар бакчасыннан алып өлкән яшьтәге кешелә арасыннан: “Боларда чыннан да химиклар эшләгәнме?” – дип кызыксына-кызыксына сораштыручыларның саны күп булды.

—           Үзең бу музей эше белән кызыксынасыңмы?

—           Быел беренче тапкыр шушы теманы сайлап курс эше яздым һәм кызыксынып киттем. Алдагы диплом эшемне дә шушы тема белән бәйлисем килә. Биредә катнашырга фәнни җитәкчем, музей белән җитәкчелек итүче Гөлнара Фәритовна Мельникова чакырды да.

XXuIxX409NE

 

 

 

 

 

 

 

 

—           Бу үзеңә нәрсә бирә?

—           Мин – булачак химия укытучысы. Шуңа химия тарихын белүне кирәк дип саныйм. Бу белемнәрне киләчәктә балаларга да бирергә кирәк булачак бит. Ә Бутлеров, Зинин эшләгән җиһазларга орыну бу өлкәгә тагын да якынайта.

—           Белүемчә, син бүген мәктәптә педагогик практика узасың. Тарихи мәгълүмат белән укучыларны да таныштырасыңмы?

—           Әйе, практиканың әле беренче атнасы гына. Үзебезнең хәзергә дәресләр, сыйныф сәгатьләре алып барган юк. Безнең алга сыйныфка химик чара үткәрү бурычы йөкләнде. Музейда алган белемнәрне, һичшиксез, шунда эшкә җигәчәкмен.

—           Укытучы булам дигән карар ничек кабул ителде?   

—           Нәселебездә укытучылар юк. Кечкенәдән ошый иде бу һөнәр. Укытучы һөнәрен сайлавымны үзем дә сизмичә калдым. Хәзер көннән-көн мин дөрес эшләгәнмен, дип куанам.

Раил САДРЕТДИНОВ.