Казан химия мәктәбе музеенда галим химик-музыкантларга багышланган кичә була

27 декабрь көнне 16:00 сәгатьтә Казан федераль университетының Казан химия мәктәбе музеенда музыкаль-шигъри кичә үтәчәк. 

Мәдәни программа кысаларында химик-музыкантлар турында сөйлиячәкләр. Биредә сүз химия һәм иҗат белән шөгыльләнгән галимнәр турында белергә мөмикн булачак. Әйтик, Александр Арбузов күренекле химик булудан тыш музыка, сәнгатьне өйрәнгән, музыкаль кичәләр оештырган, һәвәскәрләр концертында катнашкан булуы билгеле. Музей мөдире Лиана Алтына шулай ук органик химия галиме, рус композиторы Александр Бородин турында сөйләргә планлаштыра.

Кунаклар классик әсәрләр белән беррәттән заманча композиторлар — Эмиль Воточек, Эдуард Элгар, Камиль Сен-Санса, Френк Синатр һ.б. иҗат иткән музканы ишетәчәкләр.

Шулай ук Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясее тәмамлаучылар — фортепианода Инна Макарова, скрипкада Азиз Абдураимов чыгышлары көтелә. Иосиф Хапчик шигырьләр укыячак.

Шигъри-музыкаль кичәгә керү ирекле.