Казан (Идел буе) Федераль университеты һәм SWPU мәгариф, фән өлкәсендә уртак хезмәттәшлек турында сөйләште

Казан (Идел буе) Федераль университеты һәм SWPU баклаврит, шулай ук магистр программасы буенча уртак уку оештыру турында килеште. Нефть тапшыру технологиясен үстерү тармагында эшләүче проектларын санын арттыру да күздә тотыла.

Кытай республикасының Чэнде шәһәрендә узган соңгы очрашуда КФУ һәм Көньяк-көнбатыш нефь университеты моңа кадәрге эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Шулай ук киләсе вакыт аралыгындагы хезмәттәшлек планын төзелде.

Бүгенге көндә ике як арасында алты уртак проект эшли. Бу – PetroChina һәм Sinopec нефь компанияләре өчен башкарылган хезмәт. Шулай ук эксперименталь рәвештә магистр юнәлешендә ике дипломлы (Petroleum engineering) укыту программасы старт алды. Аның буенча алты студент ярты ел SWPUда укыды. Бүгенге көндә икенче төркем студентлар Кыйтага китергә әзерләнә. Алар да шул ук ысул белән магистр программасында белем алачак.

Моннан тыш, сентябрь аенда КФУ һәм SWPU арасында уртак укыту программасы старт алачак. Сүз шулай ук геология, нефть һәм газ, химик технологияләр өлкәсендә белем алып, ике дипломлы хемәткәр булу турында. Интернет аша бакалавриат программасы буенча укыту да планлаштырыла. Аның нигезендә 2 ел Кытайда һәм шул ук дәвер Казанда белем алу мөмкинлегенә ия булачак. Нәтиҗәдә студент ике дипломлы хезмәт иясе статусы бирелә. Документ Россия һәм чит ил стандартларына туры киләчәк.

Очрашуда пласт эчендә яну өлкәсенә караган мәсьәләләр турында сөйләшү дә узды. Бүгенге көндә КФУ һәм SWPU арасында старт алган алты уртак проект уңай нәтиҗә күрсәтә. Якын-тирә арада КФУ һәм Көньяк-Көнбатыш нефь университеты пласт эчендә януны өйрәнүгә юнәлтелгән проектка да старт куячак.

«Кытайда пласт эчендә яну технологиясе популяр. Аны актив рәвештә кулланалар. Бу юнәлештә эш процессын тагы да камил итү зарур. Уртак хезмәттәшлек шундый нәтиҗәгә китерүгә ышаныбыз», – дип сөйләде «ЭкоНефть» җитәкчесе Михаил Варфоломеев.

Әдилә Галимова әзерләде.