КФУ «Студентлар язы-2018» фестиваленең гала-концертына әзерләнә

Март көннәрендә Казан (Идел буе) федераль университетында чын бәйрәм атмосферасы һәм ижади кәеф хөкем сөрде.

12 -19 мартка кадәр КСК КФУ “УНИКС”ның зур залында университетның 15 институты үз программаларын тәкъдим итте. 23 мартта бу бәйрәм Алабуга һәм Чаллы институтларында узды. Иң яхшы ижади коллективлар һәм студентлар активы арасында нәтижәләр ясарга вакыт житте. Жиңүчеләр һәм иң яхшы башкаручылар арасында вокал, театр, хореаграфия, журналистика билгеләнгән. Әмма хәзер университетның ижат командасы алдында яңа максат тора: “Студентлар язы-2018” Республика фестивалендә жиңү.

18 апрель көнне 17.00 сәгәтьтә Казан идел буе Университетының КСК “УНИКС”ның зур залында “Студентлар язы-2018” фестиваленең гала-концерты узачак. Анда институтлар-җинүчеләр игълан ителә. Гала-концерт ике бүлектән тора. Беренчесендә “КФУның студентлар клубының ижади командасы Республика фестивале “Студентлар язы-2018” конкурс программа кысаларында тәкъдим итәчәк. Икенче бүлектә иң яхшы коллективлар, башкаручы-лауреатлар һәм фестиваль жиңүчеләре чыгыш ясаячак. Җинүчеләр һәм лауреатлар тантаналы рәвештә бүләкләнәчәк.

Гала-концертка билетларны институтларның культорг һәм социаль-тәрбия урынбасарларыннан алырга мөмкин.

Чара турында тулырак Студентлар клубының 202 бүлмәсендә һәм КСК КФУ «Уникс» телефоны буенча (233-72-76) белергә була.

Диана Садретдинова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты