Казан кинорежиссеры татар телен яклап видеороликлар төшерә

КФУны тәмамлаган Илшат Рәхимбай, аудиториядә киң яңгыраш тапкан циклдан дүртенче видеоролигын әзерли.

Казан федераль университетын тәмамлаган студент, режиссер, сценарист, продюсер Илшат Рәхимбай татар теле, мәдәнияте һәм милләт буларак татарларның киләчәге темасына видеороликлар төшерә.

«Гаилә» дип исемләнгән беренче ролик авторның Instagram социаль челтәрендәге аккаунтында инде 24 меңнән артык карау җыярга өлгергән. Шулай ук тамашачылар хөкеменә «Мирас» һәм «Моң» роликлары тәкъдим ителде. Алар барысы да «Татарстан гөнаһлары» циклына берләштерелгән.

«Идея 1 ел элек барлыкка килде һәм формалашты, миндә берникадәр вакыт үсеш алды. Гомумән, бу видеороликлар — һәр кешедә булган «татарлык», теге яки бу дәрәҗәдә булган татар гөнаһлары турында сөйләшү,  «Безгә уянырга һәм кемнәр икәнлекне аңларга һәм алга таба башны горур тотып барырга нәрсә комачаулый?» — дигән сорауларга җавап алу омтылышлары. Бу мораль уку, өйрәтү һәм инструкция түгел, ә кеше өчен уйланырга мөмкинлек», — дип билгеләп үтә идея авторы Илшат Рәхимбай.

Илшат әйтүенчә, бу видеороликларның 2021 елда чыгуы Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы белән бәйле түгел.

«Бу очраклы туры килү генә. Безнең өчен һәр ел — туган тел елы. Бу минем шәхси инициативам», — ди ул.

Видеороликлар әзерләгәндә режиссер үз командасы белән ми штормы уздырган һәм бу теманы бераз башка  яктан ачарга теләгән.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, позитив аша кеше белән җитди темаларга сөйләшергә омтылу һәрвакытта да уңышлы чыкмый. Монда чыбыклауның җиңел формасы бер генә максат белән эшләнә — кешене чынбарлыкка чумдыру, Нәкъ менә шул вакытта кешенең хисләре уяна, ул искә төшерә һәм уйлана башлый.. Соңгы ролик моны тагын бер тапкыр исбатлады. Мин бу роликларга, бигрәк тә беренчесенә, мондый зур игътибар көтмәгән идем. Һәм роликларның вируслы нәтиҗәсе геометрик прогрессиядә үсәчәк  һәм шулкадәр шәрехләр, бәяләмәләр булачак дип уйламаган идем,», — ди режиссер.

Автор өчен үз иҗатының иң төп нәтиҗәсе булып видеороликлар турында фикер алышу тора.

«Кешеләр чыннан да уйга калдылар. Алар тел югалтуга барабыз һәм нәрсәдер эшләргә, тәкъдим итәргә кирәк, диләр. Аңлашыла, бер ролик белән тел проблемасын хәл итү мөмкин түгел, бу бары тик файдалы, учакка ташланган утын гына. Әмма шуңа да карамастан, без ялкынны тотып кала алдык», — дип раслый продюсер.

Илшат әйтүенчә, әлеге циклның барлык роликлары өчен башта сценарийлар әзерләнгән, төшерү бер ай тирәсе барган, монтаж — берничә ай. Боларның барысына 3-4 ай кирәк булган. Видеороликларда Г.Камал, К.Тинчурин, Г.Кариев театрлары актерлары катнаша. Якын арада «Ирек» исеме астындагы дүртенче ролик чыгачак. Яңа идеяләр туган вакытта, теләк, вакыт, көч һәм ресурслар булган очракта, И.Рәхимбай мондый роликларны алга таба да төшерергә планлаштыра.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: vk.com