«Казан марафоны» — чыдамлыкка тикшерү

Ай, кайнар булды да соң кичә Казан үзәгендә! Маршруты Меңьеллык мәйданы аша узган «Казан марафоны» турында һәркем белде. Шулай да алдан игълан ителгән исемлектәгеләрнең барысы да марафон сынавын узмады. Шул ук Нюша да старт алып, 200 метрдан соң трассадан төште. Аның каравы, ул акламаган өметне безнең коллегалар – татар радиосы алып баручылары Гөлназ Сәфәрова һәм Булат Бәйрәмов булдырды. Шулай ук трассада TMTV каналы алып баручылары, җырчылар Мөнир Рахмаев белән Ландыш Нигъмәтҗанова да күренде. Өченче ел рәттән уздырыла торган бу марафон быел да зурлыгы белән хәйран калдырды.

Мин беренче😆

A post shared by Ведущий Булат Байрамов (@bulat_bairamov) on

Чарада Россиянең төрле почмакларыннан җыелган 9700 артык кеше катнашты. Алдан әйтелгәнчә, йөгерергә яратучылар үзләренә 3, 10, 21.1 һәм 42.2 чакрым ераклыкларны сайлый алды. Беренче ике ераклык категориясендә катнашучылар күбрәк булды, билгеле. Калган икесендә бары тәҗрибәле спортчылар һәм иң чыдам һәвәскәрләр йөгерде.

Беренче йөгерүчеләр 15-20 минут эчендә эстафетаны чираттагы спорт сөючеләренә тапшырды. Соңрак тантаналы рәвештә 10, 21.1 һәм 42.2 чакрымга йөгерүчеләрне берьюлы трассага озаттылар. 29 минут 56 секундтан соң финиш сызыгында Ижаудан Андрей Бочкарев балкыды. 10 чакрымга ераклыкны аннан тизрәк үтүче булмады.

– Марафонда беренче катнашуым түгел. Үземне сынар өчен киләм мин монда. Быелгы трасса бик ошады, Казанның күп кенә истәлекле урыннары урнашкан җирләрне сайлаганнар. Йөгергәндә аларга да күз төшми калмый. Казанга һәр килгән саен үзәк урамнарыннан узып булмый бит, – ди Андрей.

Чыннан да, оештыручылар марафон трассалары билгеләүдә нәтиҗәле эш башкарган. 3 чакрымга ераклык трассасы Казан Кремле аша узды. Башка еллардан тагын бер аерма – ул тулы марафон ераклыгы. Хәтерегездә булса, узган елны 42.2 чакрым трассасын ике өлешкә бүлгәннәр иде. Быел бу алымнан баш тартып, машина юлларын берьюлы түгел, ә йөгерүчеләр тиешле аралыкны үткән саен яптылар.

Марафонда катнашу тәҗрибәсе булганнар ел саен үз рекордларын тагын да арттырырга дигән максат белән килә. «Сетевая компания»дә эшләүче Индира Миронова, мәсәлән, максатына ирешкән:

– Март аеннан бирле әзерләндем, шөгыльләндем, 10 чакрымны йөгерү бик җиңел түгел бит. Бу аралыкны 1 сәгать эчендә йөгереп чыгарга дигән максат куйган идем. Вакытым 50 минуттан бераз артты, мин бик канәгать. «Казан марафоны» оештырыла башлаганнан бирле катнашам. Бу минем өчен ихтыяр көчен ныгыту. Күп кенә танышларымны да йөгерергә чакырдым, алар да быел катнашты. Йөгерергә яратучылар бик күп.

Быелгы «Казан марафоны»ның тагын бер үзенчәлеге – чаңгы ярышлары буенча Россиянең паралимпия җыелма командасы катнашуы. Махсус спорт ярышлары арбаларында спортчылар 21.1 чакрым узды. «Казан марафоны»ннан хис-кичерешләре белән Россия җыелма командасының спортчысы Александр Ганзей уртаклашты:

– Без һәрдаим җиңел атлетика белән шөгыльләнәбез, марафоннарда йөгерәбез. Россиягә Олимпия уеннарына юл ябылгач, ил буйлап мондый чараларда катнаша башладык. Марафонда катнашу миңа рәхәтлек бирә, үзгә бер тренировка һәм тәҗрибә дә бу.

Марафон катнашучыларының саллы өлеше – Казан кунаклары иде. Күрше Башкортостаннан башкаласыннан килгән Игорь Горяев Казанның үзенчәлекләрен дә билгеләде:

– Спортны бик үз итәм. Спорт товарлары белән эш итүче фирмам да бар. Марафонда икенче тапкыр катнашам. Узган елны 10 чакрымга йөгергән идем, быел менә 21.1 чакрымны алдым. Миңа Казан бик ошый, монда йөгерүе үзе бер рәхәт. Халык кунакчыл монда, марафон барышында энергия күбәя, өйгә дә күтәренке кәефтә кайтып китәм. Киләсе елга максималь ераклыкны алып карарга теләк бар, ләкин физик яктан мин әле әзер түгел, күз күрер.

Безнекеләр дә сынатмады. Яшел Үзәннән Илшат Яруллин бераз авырып торуына карамастан, марафонда 21.1 чакрымны узган.

– Бер марафонны да калдырган юк әлегә. Быел 21.1 чакрымга йөгердем. Марафонда катнашып, яшьләр арасында спортны танытам. Спорт белән һәвәскәр дәрәҗәсендә мавыгам. «Казан марафоны»нда алдагы елларда да катнашмый калмаска иде.

«Казан марафоны» Сабантуй репетициясе кебек булды: мәйданда күңел ачу урыннары, балалар мәйданчыклары, фудкорт нокталары да бар иде. Йөгерүчеләргә килгәндә, узган елдагы кебек «алдаштырулар» булмасын өчен югары технологияләр кулланылды: трассада тикшерүчеләр күзәтү алып барды, өстәвенә, һәр катнашучының номерына ара үлчәү датчигы урнаштырылган иде.

Иң тәмлесе, гадәттәгечә, ахырда. Максималь ераклык – 42.2 чакрымда ир-атлардан иң чыдамы Алексей Трошкин булып чыкты, ә хатын-кызлардан – Татьяна Арясованы берсе дә уза алмады. Трошкин бу зур араны 2 сәгать 16 минутта, ә Арясова 2 сәгать 31 минутта үтте. Җиңүчеләр марафон символикасы сурәтләнгән түбәтәйләр һәм 100 мең күләмендә акча белән бүләкләнде. Икенче булып килгәннәр – 70 мең, өченчеләр 50 мең сумга ия булды.

 

Регина ШИҺАБЕТДИНОВА,

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты