Казан ратушасында Л.Толстой геройлары очраша

22 октябрь көнне Казан ратушасында инде традициягә әверелгән Лицей балы булачак. Аны көзге каникулларга чыгарга әзерләнгән көннәрдә Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге лицее үткәрә. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә 2018 ел республикада Лев Толстой елы дип игълан ителде, шул рәвешле лицей бәйрәме дә классикның тууына 190 ел тулуга багышлана. Бал укучыларны россия мәдәниятенең традицион кыйммәтләренә якынайту, Толстойның әдәби әсәрләре геройлары итеп тою максатыннан үткәрелә.

Классик әсәрләренең тема һәм сюжет байлыгыннан Л.Толстой иҗатында бал темасы сайлап алынган. Лицей балы традиция буенча 2 өлештән тора — 6-8 һәм 9-11 сыйныф укучылары өчен. Лицеистлар беренче чирек дәвамында хореография дәресләрендә өйрәнгән XIX гасыр балы биюләрен — полонез, мазурка, вальс, контрданс бииләр. Биюләр театральләшкән номерлар белән чиратлаша. Толстойның «Анна Каренина», «Сугыш һәм солых» романнарыннан өзекләр күрсәтеләчәк, актерлар сыйфатында укучылар үзләре чыгыш ясый. Шулай ук биюләр һәм театральләшкән тамаша арасында лицейның рус романсларын башкара торган «Лимонад» ансамбле чыгыш ясаячак. 

Лицей балының икенче бүлегендә һәр елны үткәрелеп килә торган «Королева бала» конкурсы үтәчәк. Бу исемне яулау өчен кызлар арасыннан дүрт 11 нче сыйныф укучысы катнашачак.