Казан «Россия студентлар язы» катнашучылары күзлегеннән.

Казаныбызда Россиянең 74 төбәгеннән килгән 3500 иҗади студент шәһәребезне  кыздыра. «Россия студентлар язы — 2016» фестивале Казанда гөрләп бара. Без аның барышында кайбер катнашучылар белән күрешергә дә өлгердек.

TZS8_Bk5DQo

Ульяновск дәүләт техник университетыннан килгән “Поскриптум ансамбле:

Без Ульяновск шәһәреннән килдек. “Ниндзя юлы” исемле номерны тәкъдим итәбез. Фристайл номинациясе буенча чыгыш ясыйбыз. Әлегә Бауман урамында гына йөрергә җитештек, Казанның атмосферасы ошый. Төрле җирләрдәге аңлатмаларның өч телдә булуы шаккаттырды. Бу Казанның чыннан да халыкара югары дәрәҗәдәге шәһәр икәнен күрсәтә.

DfYq6775c58

Ульяновск шәһәреннән “Дэнс Авеню” исемле эстрада бию мәктәбе, “Казанова”эстрада биюен тәкъдим итәләр:

Конкурс вакытында шәһәр белән якынрак танышырга вакытыбыз юк. Ләкин, Казанда берничә тапкыр булган бар. Ульяновскида Казан шәһәрен яратып сөйлиләр, шуңа күрә берничә тапкыр үзебез сәяхәт итәргә килгән идек. Бикматур, алга киткән шәһәр. Бер яктан кечкенә генә Мәскәүне хәтерләтә, икенче яктан Казан кечкенә генә Санкт-Петербург. Татар ашларына килгәндә чәк-чәк күбебезгә ошады. Ансыз Казанны күз алдына китереп булмый. “Бәхетле”, “чыгу”, “кибет”, “тукталыш”, “алга” кебек сүзләрне истә калдырдык.

Jz8WUvQxumk

Төмән магистраль университетыннан “Проспект” группасы “Джаз” биюен тәкъдим итәләр:

Казан искиткеч шәһәр. Бигрәк тә төзелешләр таң калдырды. Шәһәрне төрле биналарга күчеп йөргәндә генә күрергә җитештек. Бәрән итеннән аш ашап карадык, бик ошады. Әлегә “Чыгу” сүзе генә истә калды.

VJyu1ksxvsQ

Магадан шәһәреннән Ярошин Илья:

Бик матур, чиста, җылы, дустанә мөнәсәбәтле шәһәр. Урамнарда йөрергә җитешмәдек. Ләкин вакыт табылса, йөреп керергә кирәк. Бөтенесе чәк-чәкне тәмле диләр, ашап карамыйча булмас. Татар сүзләрен белмибез. Конкурс бик катлаулы, конкуренция көчле, барысы да талантлы студентлар. Конкурсантларның дәрәҗәләре югары.

sg0NrBXUkmQ

Воронеж төбәге делегация җитәкчесе Назарова Александра:

Без конкурста 14 номер белән катнашабыз, бөтенесе дә төрле, һәрбер юнәлештә 5шәр номер. Шәһәр бик матур, ләкин йөрергә җитешмәдек, вакыт тыгыз. Төрле урыннарга күчеп йөргәндә күргәннәребез таң калдырды, ошады. Бик күп тарихи биналар сакланган. Бер татарча сүз дә белмибез.

cIDM5-Ikns0

Санкт-Петербург делигациясеннән Феликс:

Бик озак әзерләндек конкурска, бик күп номинациядә катнашабыз, шуңа Казан белән таныша алмадык, ләкин Казанның искиткеч матур шәһәр икәнен күзәтеп бардык. Бик күп фонтаннар. Татар сүзләрен күп ишеткәнем бар, коллективта ике татар кызы бар. Юл буе татар җырларын җырлап бардылар. Конкурс бик катлаулы, конкуренция көчле. Кайбер вакытта без уйлаганча да барып чыкмый, әмма дустанә атмосфера барысын да оныттыра. Безнең номер курку турында, куркуны җиңепчыгу турында чыгыш ясыйбыз.

Гөлфиназ НӘБИУЛЛИНА, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының 4 нче курс студенты.