Казан шәһәр Думасы депутаты Альбина Кыямова: “Казан федераль университеты укытучылары уңышлар гына теләп тора!”

25 гыйнвар – Россиядә студентлар көне буларак билгеле. Аны һәр елны кышкы сессия тәмамланганнан соң, «Татьяна көне» дип бәйрәм итәләр. Студентлар, шулай ук әле күптән түгел югары уку йортларында белем алып чыккан һәм  укуын күптән тәмамлаган кешеләр социаль челтәрләрдә студент чагында төшкән фотографияләрен урнаштыралар. Казан шәһәр Думасы депутаты Альбина Кыямова да читтә калмады. Аның белән Казан Дәүләт Университетында укыган еллары турында сөйләштек.

– Сез КФУның Журналистика һәм социология факультетын тәмамладыгыз. Ләкин укырга кергәндә КФУ әле КДУ дип атала иде. Бу чор турында сөйләгез әле. Нинди үзгәрешләр булды?

– Әле мәктәптә укыган выкытта минем бер хыялым бар иде, ул да булса Казан дәүләт университенда белем алу. 11 нче класста укыганда әтием белән бер уйга килә алмыйча  бик күп бәхәсләшергә туры килде. Ул вакытта минем “Халыкара мөнәсәбәтләр һәм политология факультеты”нда укыйсы килгән иде. Мин үземнең теләгемне әтиемә белдердем әмма ул миңа: “Кызым, һөнәр сайларга кирәк!” диде. Кыз кеше өчен бу бик мөһим сорау һәм чит ил эшләре министрлыгына эшкә керергә бик авыр. Шул вакытта без икебез дә журналистика һәм социология факультетына укырга керергә карар кабул итек!

Мәктәп имтиханнарыннан һәм чыгарылыш кичәсеннән соң без әтием белән университетның кабул итү комиссиясенә документлар белән килеп кердек. Ул вакытта мин бик дулкынландым, чөнки уку бинасына килеп кергәч минем хыялым тиздән тормышка ашачак дигән хисләрне кичердем. Бик шатландым. Әмма үз максатыма ирешү өчен тагын бер сынауны узарга кирәк иде – кереш имтиханнары. Ул вакытта БДИ дигән төшенчә кереп кенә килә иде, барлык абитурентлар һәм мин гади имтиханнар биреп укырга кердек! Тагын бер кызыклы факт, ул вакытта 3 фәннән имтихан бирергә кирәк иде. Тарих,  җәмгыять белеме һәм рус телендә инша язырга, мин үзем татар гимназиясен тәмамлагач миңа татар телндә язарга уңайлырак иде, шуңа күрә иншаны татар телендә язып, рус телендә тест кына чиштем. Шулай итеп югары баллар алып Казан дәүләт университеты студенты булдым!

Сорауыгызга җавап биргәндә шуны әйтеп үтәсем килә, ул вакытта барлык факультетлар бер җирдә генә урнашкан иде. Студентлар бөтен шәһәрне әйләнеп, уку бинасын эзләп йөремәде. Минемчә бик зур үзгәрешләр юк, университетның исемеге генә башкача, ә рухы сакланып калгандыр дип ышанып калам. Уку йортына кунакка килгәндә шушында укуыма бик горурланам.

Дипломнанры тапшырганда Васил Загитович Гарифуллин безгә: «Сез Казан федераль университетының беренче чыгарылышы» дип әйтүен әлет дә хәтерлим, әмма без патриотлар идек һәм ул сүзләргә каршы: «Без Казан дәүләт университетының соңгы чыгарылышы» дип йомгаклап куйган идек. Безгә, әлбәттә, күңелсез булды, чөнки 2 – 3 ай эчендә университетның бөтен документациясе һәм университетның җитәкчелеге алышынды, шуңа күрә без дипломнарны университетның яңа исеме белән алдык. Тик хәзер үкенмим, чөнки безнең федераль университет иң яхшыларның берсе булып санала.

– Укыган дәвердә үзегезне депутат булырмын дип уйлаган идегезме?

Дөресен генә әйткәндә, беренче сайлаулар мәктәптә укыганда үтте, ул вакытта мин гимназиянең Президенты булып сайландым,  ә инде университетта укыганда әгәр дә миңа син депутат булачаксын дип әйткәннәр булсалар, бер дә ышанмас идем. Чөнки ул вакытта минем башка максатлар, башка хыяллар һәм уйлар иде. Гомумән, сәясәт белән тормышымны бәйлим дип тә уйламадым. Хәтта ки әтием, ул вакытта Казан шәһәре башкарма комитетында эшләсә дә. Әти абыем аның юлыннан барыр дип өмет итте. Әмма 2011 елда мин Бердәм Россия партиясенә эләктем, ул вакытта Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлау кампаниясе бара иде һәм шушы кампаниядә эшләргә туры килде! Уема депутат булам дигән фикер бөтенләй килмәде. Бары тик шушы юл буенча барасы, тәҗрибәле сәясәтчеләр белән аралашасы, тәҗрибә туплыйсы һәм эшлисе килде.

– Депутатлык эшеннән тыш иҗтимагый өлкәдә дә хезмәт куясыз, аның орлыклары укыган вакытта салындымы?

Әйтеп узганымча аның орлыклары минем тормышымда мәктәп вакытыннан салына. Барлык иҗтимагый эшләр минем өчен бик кызыклы иде һәм бүгенге көнгә кадәр дә шулай. Бәлки шуңа карап, үз вакытында әти миңа социология бүлегенә укырга керегә киңәш биргәндер. Башта мәктәп иҗтимагый эшләре, соңынан “Сәләт” оешмасы, тагы да соңрак “Яшь гвардия” бердәмлеге. Соңгысын, сәясәткә беренче адым ясау дип тә әйтергә була. Нәкъ менә шушы оешмада, мин зур сәясәт өлкәсендә эшләргә теләвемне аңладым һәм шуннан бирле депутатлык максатка керде. Әмма аңлатып үтәсем килә, депутат мандаты төп үзмаксат  түгел иде, күбрәк халыкка һәм дә казанлыларга файда китерәсе килде. Бүгенге көндә гражданнар белән эшләү һәм яшьләрне тәрбияләү белән шөгыльләнү минем эшемнең төп максаты булып тора.

– Группадашларыгыз белән аралашасызмы? Алар нинди өлкәләрдә хезмәт итә? Алган белем буенча эшләүчеләр бармы?

Кызганычка каршы барлык группадашлар белән дә аралашып булмый, чөнки барыбызның да үз тормышы һәм үз эшләре бар, кемдер башка шәһәрләрдә яши. Әмма кайберләре белән элемтәдә.

Белемебез буенча без җәмгыять белеме  укытучылары да була алабыз һәм кемдер бу юлдан китте, мәктәпләрдә укыталар, кемдер зур компаниядә эшли, кемдер IT – технологияләр буенча, ә кемдер Альма – матерга белгеч буларак кайтып, шунда эшли.

– Республикабызның күп кенә сәясәтчеләре, әйтик сезнең шефыгыз, Казан мэры Илсур Метшин да КГУ тәмамлаган. Аның белән аралашканда, бер уку йортында укыганлыгыңны белү Сездә нинди дә булса хисләр уятамы?

Казан шәһәре Думасының депутатлар корпусында Илсур Рәис улыннан тыш һәм миннән тыш безнең университетта укыган башка депутатлар да бар әле, мәсәлән, Бакулина Лилия Тәлгать кызы, юридик факультет деканы. Әлбәттә, Илсур Рәис улының Казан университетын тәмамлаганын белгәч, мин бик шатландым һәм дөрес юлдан барам дигән уйга килдем. Горурлык хисе туа, чөнки, ул кешегә карата хөрмәтем  чиксез. Казан Дәүләт университетның хәзер инде Федераль университетның барлык студентлары бер дулкында дип ышанам, чөнки без барыбызда бер рухта тәрбияләнгән. Инде әйтеп үткәнемчә, минем өчен уку йортым иң яхшыларның берсе булып санала. Барлык студентлар үз уку йортлары турында шундый фикердәдер!

– Эшегездә укуда алган гыйлем булышамы? Нинди дә булса сорауларга җавап таба алмасагыз укытучы-профессорлар белән элемтәгә керәсезме?

– Әлбәттә алган барлык белемнәр дә эшемдә булыша. Социология, беренче чиратта, җәмгыять турындагы фән. Нәкъ менә уку  барлык агымнарны, җәмгыять эчендә булган вакыйгаларны  яхшырак һәм күбрәк аңларга мөмкинлек бирде.Социология бүлегенең чыгарылыш студентлары күбрәк аналитик яктан фикерли. Шуңа күрә депутатлык эшендә бик күп мәгълүмат алабыз һәм шушы мөһим мәгълүматны һәрвакыт анализларга туры килә. Әлбәттә, моның өчен белем биргән һәм сабырлык күрсәткән укытучыларыбызга зур рәхмәтемне белдерәсем килә, чөнки барлык алган белемнәр бүген дә бик файдалы. Әлбәттә сәясәт өлкәсендә практик тәҗрибә дә хәзер җитәрлек һәм бу вакыт эчендә укытучылар нәкъ менә минем тармакта тәҗрибәле һәм өлкән сәясәтчеләр булдылар, алар белән һәрвакыт элемтәдә һәм теләсә кайсы вакытта киңәшләшеп була, аларга да зур рәхмәтемне белдерәсем килә! Ә университет укытучылары белән инде җылы һәм дусларча мөнәсәбәттә, алар һәрвакыт синең өчен борчылып тора һәм уңышларыңа шатлана.

– Бүген КФУда укучы студентларга ниләр теләр идегез?

Эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә. Үз өстеңдә һәм һөнәри эшчәнлектә. Иң түбән позициядән башларга кирәк һәм, әлбәттә, югарырак күтәрелергә. Яңа үрләр яулап алу өчен бу бик яхшы стимул. Республикабыз хезмәт сөючән гражданнар тәрбияләве белән дан тота. Минемчә, нәкъ менә шуның аркасында безнең Татарстан башка төбәкләрдән алда бара.  Ә Казаныбыз – илебезнең иң динамик үсештәге шәһәрләренең берсе, чөнки биредә үз йортларын, шәһәрен һәм республиканы яратучы профессионаллар командасы эшли.

Әңгәмәдәш –  Идел Кыямов, 13.3-721 төркем студенты.