Казан студентлары янына Россия Президенты В.В.Путин килә

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан студентлары белән “Татнефть-арена” боз сараенда очрашачак. Әлеге мәгълүмат КНИТУ (КХТИ) сайтында урнаштырылган.

Россия лидеры 25 гыйнварда “Татьяна көне” форумында спорт, иҗат һәм фәнни бәйгеләр активистлары һәм лауреатлары алдында чыгыш ясаячак.

Чарада Татарстан югары уку йортлары активистлары җыелачак, алар арасында Казан илкүләм тикшеренү технология университетыннан 500 вәкил дә булачак, диелгән хәбәрдә.

Әлеге чарада катнашачак студентларга 16 гыйнварга кадәр Россия яшьләре (Росмолодежи) сайтында теркәлергә кирәк.