Казан студенты кайда туклана?

“Пара бетте, ашап алырга аз гына вакыт бар. Ләкин кайда барырга?  Вакытка сыешырлык итеп кайда тамак ялгап алырга? Кыйбат та, ерак та, озак та булмаслык итеп..?” – әлеге сораулар һичшиксез һәрбер студентны борчый. Шуңа күрә мин университетта очраган берничә кешедән шушы темага кагылышлы кечкенә сораштыру үткәрергә булдым. Аларның җаваплары болайрак булды:

Алия Җиһангирова:

— Университетның һәрбер  корпусында диярлек студентлар өчен махсус ясалган ашханәләр бар. Мин шунда гына тукланам. Нигә дигәндә, монда кыйммәт булмаган бәягә тәмле һәм туклыклы итеп тамак ялгарга була. Порцияләре, кафелардан аермалы буларак, күпкә зуррак. Мисал өчен: соңгы тапкыр мин аш, ботка һәм котлет алган идем. Барысы өчен нибары 150 сум. Минусларга килгәндә, ул берәү генә: чират зур, урын да җитмәскә мөмкин.

Мәдинә Сафиуллина:

— Мин ачлык мәсьәләсен кыйбатлы кафеларга кермичә генә чишәргә күнеккән. Универ алдындагы кибеткә кереп шоколад белән йогурт сатып алам да, бетте-китте. Җиләк-җимеш алсам бигрәк тә шәп, ашыйсы килү теләге тиз бетә. Паралардан соң ашыкмыйча өйгә кайтып, тыныч кына ашарга пешерәм. Моның бит әле бер бик зур плюсы да бар: акча экономияләү. Башкалар көненә кафеларда 200 сумнар тирәсе сарыф итсә, минем нибары 50 сум тирәсе генә китә.

Павел Сушков:

— Вакыт уздырып чиратта торуларны җенем сөйми, нәкъ менә шуңа күрә вуз ашханәләренә беркайчан да диярлек йөрмим. Гадәттә үзәктәге кафеларда тукланам. Әйе, кыйбат, ләкин бу бер-береңне төртә-төртә ризык көтү, урын эзләп җәфалану түгел. Нервларны да сакларга кирәк бит, шулаймы? Менә, күптән түгел Бауман урамы кырыенда яңа бер туклану пункты ачылды. Бәяләре әлегә “тешләми”, шунда йөрим. Ашауга 200- 250 сумнар тирәсе акча китә. Әйе, кыйбат, әмма мәшәкатьсез һәм тәмле.

Сиринә Сәхәпова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.