Казан “Тоталь диктант” башкаласы исеменщ дәгъва кыла

Казан “Тоталь диктант – 2019” мәгариф акциясе башкаласы исеменә дәгъва итә. 14 шәһәр арасында totaldict.ru сайтында тавыш бирү 29 октябрьдән 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәгълүм булганча, “Тоталь диктант акциясен үткәрүдә КФУ аеруча зур активлык күрсәтә. Диктант күп очракта КФУда языла.

Тавыш бирүдә катнашу өчен totaldict.ru сайтында теркәлергә кирәк. Аннан соң тәүлек дәвамында бер тапкыр тавыш бирергә була.

Тавышларны 20 ноябрьдә санаячаклар, ә 21 ноябрьдә бәйгенең шорт-листы игълан ителә. Финалчы шәһәрләр үз проектларын 2 февральдә Новосибирскида “Тоталь диктант” конференциясендә яклаячак.

  • “Тоталь диктант — 2019” 13 апрельдә узачак.

“Тоталь диктант” башкаласында шәһәр халкына диктант әйтеп яздыру өчен текст авторы үзе киләчәк.

  • Быел Владивосток “Тоталь диктант” башкаласы булган иде. Анда тумышы белән Казаннан булган язучы Гүзәл Яхина “Дети мои” романыннан өзек укыды.