Казан университеты «ЭкоХаб» проектында катнаша

КФУ экологлары абитуриентларга керү шартлары һәм укыту процессы турында сөйлиләр.

18 һәм 19 февральдә Казанда «ЭкоХаб» уза. Анда абитуриентларга әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге һөнәрләр, шулай ук «экология» юнәлеше белән кайсы Казан югары уку йортларына керү мөмкинлеге турында сөйлиләр. Казан федераль университеты бу өлкәдә үз потенциалын тәкъдим итте.

Чара ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә уза.

Казан федераль университетыннан тыш, югары уку йортлары ярминкәсендә шулай ук КДЭУ, КДМУ, КНИТУ-КХТИ вәкилләре һәм башкалар катнаша. Алар абитуриентларга керү шартлары һәм уку процессы турында сөйлиләр.

Казан университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә халыкара эшчәнлек буенча директор урынбасары, Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр иткәнчә, чара булачак экологларны әзерли торган барлык югары уку йортлары өчен бердәм ачык ишекләр көне булып тора.

«Казан университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты читтә кала алмады, Казан сәүдә үзәге мәйданчыгында интерактив күргәзмә стендлары урнаштырылды. Ике көн дәвамында без ике кафедраның төрле программаларын тәкъдим итәчәкбез: метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе, һәм гомуми экология, гамәли экология. Бу чара безнең өчен нәрсә белән мөһим? — ул абитуриентлар белән турыдан-туры очрашу. Чара форматы шундый, мәктәп укучыларына югары уку йортлары турында гомуми мәгълүмат белән  видеоролик күрсәтелә, алга таба без аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәбез. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «ЭкоХаб» уздыру урыны сәүдә комплексы булу сәбәпле, чара агарту характерында уза. Кунаклар калдыкларны сортларга бүлү, энергия саклаучы ресурслар, энергия нәтиҗәлелеге технологияләре турында белергә мөмкин», — дип сөйләде ул.

Шулай ук «ЭкоХаб»та мастер-класслар узачак, анда экологлар файдалана торган приборлар һәм программалар белән танышырга, шул исәптән нәтиҗәле тәҗрибәләр күрергә һәм күп кенә яңалыкларны белергә мөмкин булачак.

Аерым алганда, КФУ климатологлары һава торышы фаразына бәйле интерактив тәкъдим итә.

«Гади кше һава торышы фаразын температура күрсәткечләре, явым-төшем характеристикасы булган таблица рәвешендә күрә. Әмма һава торышын минутына кадәр төгәл итеп фаразларга мөмкин. Без локатордан төшерелгән сурәтне күрсәтәбез, аның буенча, махсус белеме булмаган килеш, явым-төшемнәрнең кайчан баруы яки туктавы турында нәтиҗә ясарга, аларның интенсивлыгына характеристика бирергә мөмкин. Һаваның нинди халәттә икәнен үлчәү кыен түгел — психрометор ярдәмендә- без температура характеристикаларының нинди булуын, шулай ук аның дымлылыгын беләбез», — дип уртаклашты КФУ доценты.

Моннан тыш, Казан университеты экологлары Экология һәм табигатьтән файдалану институты студентлары урманнарда төрле хайваннар эләгә торган фототозаклар урнаштырганын күрсәтә.

«Моның ярдәмендә  аларның төр һәм микъдар составы турында фикер йөртергә мөмкин. Әлеге интерактив мәктәп укучыларында зур кызыксыну уята «, — дип өстәде Т.Әүхәдиев.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Александр Кузнецов